Кырыс ай

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Иминият взнослары буенча бурычларны нәтиҗәле түләтү максатында 24 ноябрьдән иминият взносларын түләтү буенча айлык игълан ителде.

Бу чорда суд приставлары РФ Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә бурычлыларның эш һәм яшәү урыннарына киләчәк. Рейдларның мөһим бурычы – бурычлы компания хезмәткәрләре - бүгенге һәм булачак пенсионерларның пенсия хокукларын торгызу өчен РФ Пенсия фонды бюджетына бурыч­ларны мәҗбүри түләтү.

Болардан тыш бурычлыларның Россиядән читкә чыгу, автотранспорт һәм милекне теркәү хокукларын чикләү буенча да актив эш алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International