27 ноябрь көнне Казан шәһәренең Галиаскәр Камал исемендәге татар дәүләт драма театрында “Әниемә чәчкә бәйләме” дигән бәйрәм кичәсе уздырыла.
Анда сугышта катнашкан ветераннарның тол хатыннары хөрмәтләнәчәк. Әлеге бәйрәмдә безнең районнан 10 тол хатын-кыз катнашуы көтелә.