29 ноябрьдә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Әниләр көнендә “Нечкәбил” хатын-кызлар матурлыгы, ана һәм гаилә Х Республика конкурсы финалы узачак.
11 бәхетле, уңышлы әни ярату, горурлык һәм зур канәгатьләнү хисләре белән гаилә тарихын сөйлиячәк. Финалга чыгучылар арасында безнең якташыбыз, “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Энҗе Усманова да бар. Конкурс барышында хөрмәтле укучыларыбыз, сез аңа көч биреп тордыгыз, хәзер дә сезнең ярдәм кирәк. Төгәлрәк итеп әйткәндә, сезнең һәр тавыш мөһим. Үз тавышыгызны http// www nechkebil ru/ voting?Iayout= category сайтына кереп кандидатны сайлап, сезнең фикеренчә нинди кандидат җиңәргә тиеш, аста картинка белән код сайлыйбыз һәм “тавыш бирәбез” дигән кнопкага басабыз. Һәр көнне тавыш бирергә мөмкин, шуңа күрә, дуслар, сезнең ярдәмне көтеп калабыз.