Татарстан халыклары Ассамблеясы, Дуслык Йорты һәм район хакимияте “Дуслык турында рәсем” дип исемләнгән балалар рәсемнәре бәйгесе игълан итте.
Бәйге 2014 елның 24 ноябреннән 14 декабренә кадәр “Беренче сыйныф укучыларының мәдәни көндәлеге” Республика проекты кысаларында уздырыла. Аның төп максаты – балаларда Татарстандагы уникаль мәдәни төрлелекне һәм үзара аңлашуны, туган җирдә гасырлар дәвамында барлыкка килгән бердәмлекне сак- лау һәм ныгыту, милләтара килешү, толерантлык һәм Рес- публикада, районда яшәүче барлык халыкларның мәдәни- тарихи традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.
“Дуслык Йорты” һәр районнан иң яхшы дип аталган 12 рәсемне сайлап алып 2015 елга стена календаре чыгарырга планлаштыра. Календарьлар, һичшиксез, балаларның үзләренә дә бүләк ителә. Яхшы дип аталган рәсемнәрдән “Дуслык Йорты” күргәзмә оештырырга ниятли. Бәйгедә җиңгән балалар барысы да Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортының Мактау хаты белән бүләкләнәчәк.
Әлеге бәйге Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов башлангычы белән оештырыла.
Конкурсның рәсми сайты: www.addnt.ru Оештыру комитетының электрон адресы: Sultanova.gulsira@ mail.ru и roo_menzel@mail. ru, телефоннары: 8 (843) 290- 78-17; 8-98-72-90-78-17. Хатлар җибәрү өчен почта адресы: Минзәлә шәһәре, Тукай урамы, 13 нче йорт, мәгариф бүлеге, тел: 3-19-05.