Акциядә катнашып, ак тасманы үзенә алган һәр кеше үз имзасын куйды һәм гаиләдә беркайчан да көчләү акты кулланмаска, көчләү яклы булмаска, аны эшләүчеләрне якламаска дип сүз бирде.
Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре район күләмендә “Ак тасма – без көчләүгә каршы” дигән акция уздырдылар.
Социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре, волонтерлар белән берлектә, буклетлар, “ышаныч телефон” номеры язылган визиткалар һәм акция символы булган ак тасма тараттылар. Акциядә катнашучы һәркем: бер-береңә карата толерантлы, изге күңелле булырга, каты бәгырьлелек күрсәтмәскә дигән нәтиҗә чыгарды.
Ак төс – гаделлек төсе булып тора, ә ак тасма – төрле формадагы көчләүләргә каршы булуны белдерүче символ. Ул шулай ук гаиләдәге залимлеккә каршы ир белән хатынның халыкара бердәмлек символы да булып тора.
Чулпан БАДЬИНА, социаль педагог