Көзге каникул көннәрендә балаларның ялын күңелле итеп уздыру өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре кызыклы ысул кулландылар.
Авыл мәдәният йортларын һәм клубларын 5 кустка бүлделәр. Болар – Дәвек (җитәкчесе – Ландыш Бәдертдинова), Наратлы-Кичү (Әлфия Шәйхлисламова), Аю (Роза Гыйльфанова), Коноваловка (Фәридә Арзамасова), Иркәнәш (Вәсилә Мөҗипова) авыллары мәдәният йортлары. Әлеге кустларда төрле чаралар оештырылды. Әйтик, Дәвек мәдәният йортында “Могҗизалар кыры”, Наратлы-Кичүдә “Җырлы-моңлы балачак”, Аюда “Эрудит-шоу”, Коноваловкада “Эрудит”, Иркәнәштә “Сөмбелә” дигән чаралар үткәрелде. Алар буенча мәдәният хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклаштылар. Һәрбер чарадан соң Роза Фәхретдинова җитәкчелегендә түгәрәк өстәл артында фикер алышу булды.
Лениза ЯКИЕВА, район мәдәният йорты методисты