Юртау бистәсендәге яңа йортлардан торган урамнар һәркемнең игътибарын җәлеп итә, соңгы өч елда гына да биредә 21 йорт төзелде.
Авыл җирлекләренең күбесендә шәхси йортлар төзелеше өчен буш торган, хуҗасыз җир кишәрлекләре юк дәрәҗәсендә. Әлеге җирлектә дә берничә еллар дәвамында шушы проблема йорт төзергә теләге булганнарга бер киртә булып торды. Дөрес, авыл хуҗалыгы җирләрен шәхси йортлар төзелеше өчен күчерү эшләре шактый четерекле, түземлек сорый торган процессларның берсе. Юртау авыл җирлеге башлыгы Ирек Кадыйров үз җирлекләрендә әлеге мәсьәләне 2010 елда хәл итә: пай җирләре ияләре белән сөйләшеп, алар карамагындагы 8 гектар җирне авыл җирлегенә күчерүгә ирешә. Шул рәвешле 48 җир участогы формалаша, әмма бистәнең бу өлешендә юл һәм инженерлык коммуникацияләре булмау төзелеш эшләрен тоткарлап тора иде.
– Шәхси йорт төзелеше өчен җир участокларын биргәндә өстенлек авыл җирлегендә яшәүчеләргә һәм авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә бирелде. Соңгы елларда бездә төзелгән йортларның күбесе яшь гаиләләрнеке. Бистәдә АПК программасы кысаларында 10 йорт төзелде, шуның җидесе – шушы яңа Дорожная, Взлётная, Полевая урамнарында, – диде авыл җирлеге башлыгы.
Авыл җирлекләрендә район башлыгы һәм төрле служба вәкилләре катнашында елга ике тапкыр үткәрелеп килүче җыеннарда халык җирлектәге үзләрен борчыган проблемаларны кузгата. Юртау авыл җирлегендә дә яңа йорт төзүчеләр 2013 елгы җыенда үз гозерләрен – шушы урамнарда юл төзелешенә, газ, су кертүгә, канализация үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүне сораганнар иде. Район башлыгы Айдар Салахов авыл халкының үтенечен канәгатьләндерү юлларын эзләде һәм мәсьәләне хәл итте: Юртау бистәсендәге торак төзелеше мәйданчыгын комплекслы төзекләндерү “2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасына кертелде. Бу программага керү өчен төп шартларның берсе – бистәдә производство эшчәнлеге булу. Юртаулыларның бәхете – райондагы күп еллардан бирле тотрыклы эшләп, аягында нык торучы хуҗалыкларның берсе – хәзерге вакытта “Сөт иле- Минзәлә” агрофирмасының “Минзәлә” бүлекчәсе булуы программага керүдә зур роль уйный.
Шулай итеп 2013 елда ук проектлау эшләре башкарыла, аның бәясе 2,5 млн сумга төшә.
– Яңа урамнарга су, газ кертү, юл төзелешен эченә алган эшләрне башкарып чыгу, ягъни программаны тормышка ашыруның смета бәясе 64 млн сумнан артык. Шуның 13 млн сумнан күбрәге – федераль бюджеттан, 40 млн сумы – республикадан, 10 млн сумы – җирле бюджеттан, – дип таныштырды безне авыл җирлеге башлыгы Ирек Юсупович.
Программа буенча күздә тотылган эшләр быел ук шактый күләмдә башкарылган: федераль бюджеттан алынган 13 млн сумга 2,5 км суүткәргеч, шулкадәр күләмдә газүткәргеч салынган, 900 метр юлга вак таш җәелгән, 2 яңа су җыю башнясы урнаштырылган. Хәзер исә яңа урамнарда төзелгән йортларны газга тоташтыру эшләре бара.
– Бүгенге көндә 40 млн сум акчаны алу буенча эшләр алып барыла. Шуңа ирешсәк, асфальт түшәлмәгән иске урамнарны да кертеп, 2,5 км озын лыктагы юлны төзекләндерер һәм юлларга асфальт салыр идек. Болардан тыш бер артезиан скважинасын бораулатып, су белән тәэмин итү проблемасын тулысынча хәл итәргә исәп, – ди Ирек Кадыйров.
Юртауда тагын бер куанычлы яңалык бар – Солнечная урамындагы 8 нче йорт гражданнарын авария хәлендәге торактан күчерү программасына керде. Әлеге йортта яшәүчеләр өчен Лесная урамы, 6А адресы буенча 10 фатирлы ике катлы йорт төзелә. Аның подрядчысы Николай Секунов җитәкчелегендәге “Гарант Плюс” оешмасы. Ул әлеге йортның фундаментын узган ел ук салып куйды. Николай Секунов бу программа буенча төзелешне районда иң беренчеләрдән булып үз средстволарына төзи башлаган подрядчы. Дәүләт программасы буенча төзелгән мөһим объектны – шәһәрдәге яңа балалар бакчасын төзеп файдалануга тапшыргач, әлеге подряд оешмасы бөтен көчне Юртаудагы шушы төзелешкә юнәлтте: биредә төзелеш темпы артты, түбәсен ябып, ишекләр, пластик тәрәзәләр урнаштырылды, су кертелде, хәзерге вакытта эчке эшләр башкарыла.
Яңа төзелә торган йорт яны территориясендә, быелгы җыенда авыл халкының гозерен истә тотып, балалар мәйданчыгы да булдырыла. Хәзер балалар уен комплексын кайтарту буенча эшләр алып барыла. Моның өчен республика программасы 500 мең сум акча бүлеп бирелгән.
“Авыл торак пунктларында урамнарны яктырту” программасы да чагылыш тапкан Юртауда: быел җәйге чорда 15 яктырткыч куелган. Әлеге эшне Марсил Мирзануров җитәкчелегендәге “Жилэнергосервис” оешмасы башкарган.
– Әлеге программа энергияне сак тотуны һәм нәтиҗәле файдалануны күздә тота. Бездә урнаштырылган әлеге фонарьлар автомат рәвештә кушыла, учет приборлары күпме энергия сарыф ителүен исәпләп бара, – диде бу уңайдан авыл җирлеге башлыгы.
Ирек Кадыйров, Юртау авыл җирлеге башлыгы:
– Федераль программага керүебез, республика һәм район бюджетларыннан финанс ярдәме алуыбыз өчен яңа йорт хуҗалары гына түгел, бистәдә яшәүчеләрнең барысы да район башлыгы Айдар Салаховка, район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиевка, агрофирманың элеккеге җитәкчесе, район Советы депутаты Тимерхан Миргаязовка зур рәхмәтле. Авыллардагы катлаулы демографик хәлне үзгәртүгә, авылларны саклап калуга, инженерлык инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән мондый программалар киләчәктә дә дәвам итүен теләр идем. Киләчәк яшьләр кулында, шуңа да аеруча яшь гаиләләр авылларны саклап калуга үз өлешләрен кертерләр, производствода тырыш хезмәт куярлар дип ышанасы килә.
Александр Мехонов, автомашина йөртүче:
– Авыл тормышы һәркемне, яшьләрне дә кызыксындыра хәзер. Күпме дәүләт программалары бар, алар зур таяныч бирә. Эш урыннары булу киләчәккә ышанычны арттыра. Хыялыбыз чынга ашты – яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасына кереп, яңа йорт җиткерәбез. Бистәнең яңаруына, яңа йортлар төзелүенә бик тә сөенәбез.
акцент
Бу программага керү өчен төп шартларның берсе – бистәдә производство эшчәнлеге булу. Юртаулыларның бәхете – райондагы күп еллардан бирле тотрыклы эшләп, аягында нык торучы хуҗалыкларның берсе – хәзерге вакытта “Сөт иле- Минзәлә” агрофирмасының “Минзәлә” бүлекчәсе булуы программага керүдә зур роль уйный.
Флүрә МУСИНА