“Сөт иле - Чулман” филиалына караган Тәкермән хуҗалыгының капиталь төзекләндерелә торган бер торагында бу көннәрдә кызу эш кайный. Узган елда да бу хуҗалыкта таналар өчен бер торак төзелеп файдалануга тапшырылган иде.
Биредә дәүләт программаларының тагын берсе – фермаларны һәм силос базларын капиталь ремонтлау программасы буенча яңа абзар салына. Аның смета бәясе – 4 миллион сум. Бу программаның өчтән беренә генә хөкүмәт акча бирә, калганы хуҗалык исәбенә башкарыла. Моның өчен алар Минзәләнең “Сферастрой” ҖЧҖ белән килешү төзеп түбәсен профнастил белән япканнар. Эчке ягына такта куеп җылытканнар. Түбә эшләре хуҗалыкка 700 мең сумга төшкән, торакта яхшы һава булсын өчен түбә өстенә дүрт җирдән махсус җилләткеч куйганнар, поликарбонат беркетелгән. Шулай булгач монда ферма эченә тиешле күләмдә яктылык та төшә дигән сүз.
Аннары бу торакның стеналарын панель беркетеп чыкканнар. Тәрәзәләргә дә поликарбонат куелган. Биредәге торакның ишеген дә өр-яңадан эшләгәннәр.
Түбә ябылгач эчке эшләр башланган, бу эштә авылдагы бюджет хезмәткәрләре булышкан, алар стеналарны агартканнар, ишекләрне буяганнар. Тауасты Байлар авылыннан Радик Гыйззәтуллин бөтен электр эшләрен башкарган, кабель сузып, лампочкалар куйган. Казан шәһәренең “Сөт иле”ннән килгән “Стройсервис” ҖЧҖ егетләре: Назыйм Хаметов, Равил Насыйбуллин, Вәсил Гайнетдинов көйләү-монтажлау эшләре башкаралар.
Торакның канализациясе өчен чокыр казып 15 кубометрлы сыйдырышлы мичкә куелган. “Дамилк” фирмасы белән килешү төзелгән, алар монда сөт үткәргеч сузу эшләре белән шөгыльләнәләр. Торакка ТСНны урнаштыруны да хуҗалык үз көче белән башкара, әлеге эшне үзләре эшләгәч 100 мең сум акчаны экономияләгән.
Сөт блогында Алмаз Мардамшин кафель җәюне төгәлләп килә. Әлеге эш төгәлләнгәч бирегә 2,5 тонналы сөт суыткыч урнаштырачаклар. Бу егетләр иртәнге җидедә эшне башлыйлар, кичке алтыларда гына туктыйлар. Абзар төзелеп беткәч монда барлыгы 100 баш савым сыеры асралачак.
безнең белешмә
Әлеге вакытта хуҗа- лыкта 1049 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 510 башы савым сыерлары. Бүгенге көндә 4400 килограмм сөт савыла. Киләчәктә сыерлар саны 600 баштан артачак, терлекләрнең баш санын исә 1200 башка җиткерү күздә тотыла. Киләсе елда хуҗалыкта сөт җитештерүне 10 процентка арттыру бурычы куелган.
Дилфас ГАЛИЕВ