“Мәдәни көндәлек”нең беренче җимешләре

2014 елның 21 ноябре, җомга

Барлык район китапханәләрендәге кебек үк, Югары Тәкермән авыл китапханәсендә дә Бердәм “Мәдәни дәрес” узды.

Беренче сыйныфта укучы 9 балага “Мәдәни көндәлек” тапшырылды. Укучылар китапханәче Әлфия Хаматшина әзерләгән викторинада бик актив катнаштылар. Аларның ата-аналары да бу проект белән кызыксынып киткәннәр. Шулай итеп, Госманов­лар гаиләсе башкалабызның тарихи, мәдәни объект­ларын күрү максаты белән Казанга барып та кайткан. Аларның гаиләсендә тәрбияләнүче бертуган Ксе­ния һәм Роман Аникиннар “Мәдәни көндәлек”тә Кол Шәриф мәчетен күргәч, ата-аналары бу барудан ба­лаларын мәхрүм итә алмаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International