Казан шәһәренең Игенчеләр сараенда Татарстан авыл хуҗалыгының яшь белгечләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы белгеч” һөнәри осталык конкурсы узды.
Анда безнең районнан “Дәүләтов” КФХсы агрономы Шамил Дәүләтов та катнашты. Әлеге конкурс авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын һәм абруен күтәрү максатында ел саен уздырыла. Шамил үзе сайлаган һөнәре буенча Казан дәүләт аграр университетының Мактау грамотасы, ТР авыл хуҗалыгының һәм азык-төлек министрлыгының Дипломы һәм азык-төлек тартмасы белән бүләкләнде. Әлеге бүләкләрне аңа ТР авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов үзе тапшырды.