“Мензелинские зори” агрофирмасы елның- елында үз хуҗалыгында эшләүчеләрне ташламалы шартларда терлек азыгы белән тәэмин итә. Шуңа да хуҗалыкта эшләүчеләрнең барысы да терлек асрап яши.
Наратлы Кичү, Шикәрле каен, Исангол авылларын берләштерүче Наратлы Кичү авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыклардан ун айда 602 тоннадан артык сөт җыелган. Көн саен авыл халкыннан җыелган 2,5-2,7 тоннага якын сөт эшкәртү предприятиеләренә озатыла. Авылда ике сыер тотучылар гадәттә сөт тапшырган өчен 15-16 мең сум акча алалар.
– Безнең җирлектә шәхси ихаталарда барлыгы 900 башка якын мөгезле эре терлек, шул исәптән 264 баш савым сыеры асрала. Сөт җыючы Сергей Табанаков авыл җирлеге буенча да, районда да алда бара. Бездәге халык малын ничек тә бетермәскә тырыша. Без үзебез, мәсәлән, өч сыер, җиде үгез, өч бозау, бер ат асрыйбыз, – ди Наратлы Кичү авыл җирлеге башлыгы Фәррәхетдин Мингазов. Аннары ул шәхси хуҗалыкларында мал асрап, үзләреннән арткан сөтне дәүләткә тапшыручылар турында сөйләде. Шуларның берсе – Илгиз Бәхтегәрәев.
– Мин үзем пенсиядә булсам да, хуҗалыкта фуражир вазыйфаларын да башкарам. Дөрес, пенсиябез тулысынча диярлек мал азыгы алырга китә. Печәннең рулоны 650-800 сум тора. Моның янына фуражы, оны, саламы кирәк, – дип сөйли Илгиз ага.
Ләкин моңа карап кына сыердан өзелергә исәпләре юк аларның. Ул 75 яшьтә булса да, ике сыер һәм башка маллар тота. Ул яшьләрдән калышма ска тырышып, җәй көне көн саен 40ар литр сөт тапшырып, бер айга уртача 16-17 мең сум акча алган, шулай итеп сөт тапшырган акча пенсия янына ярыйсы гына өстәмә акча булган.
– Сыер булса, өстәлдә ите дә, мае да, каймагы да, катыгы да, эремчеге дә, әйрәне дә була. Боларның барысын да кибеттән сатып ала башласаң, бик кыйммәткә төшә. Үзең җитештергән продукция кибетнекенә караганда һәрвакыт тәмлерәк һәм сыйфатлырак була, – ди тормыш иптәше Вәсимә Бәхтегәрәева.
Тагын бер сөт тапшыручы – Рәзим Мингазов белән аралашабыз. Ул бер көн Чаллыда эшли, калган өч көнендә авылда маллар асрап яши. Аның бүгенге көндә 7 баш савым сыеры, 8 баш үгезе бар. Рәзим җәйге чорда көнгә 100әр литр сөт тапшырган. Быел ул 10 баш үгез суеп ярминкәләрдә һәм таныш-белешләренә саткан.
– Бер үгездән уртача 70 мең сум акча чыга. Әле менә узган елдан башлап сөткә бәяләр бераз күтәрелде, шулай булса да җәйгелектә сөтнең бәясен киметәләр. Бүген сөтнең литрына 14 сум 50 тиеннән исәп-хисап ясала. Кибеттә бер литр сөтнең уртача хакы 37 сумнан башлап 56 сумга кадәр. Кайда монда гаделлек? Авыл хуҗалыгы турында кайгыртучылар менә шушы мәсьәләне җайга салсыннар иде, – дип күңелен бушатты ул.
безнең белешмә
Наратлы Кичү авыл җирлегендә 465 кеше яши. Хәйдәр Мингазов, Рушан Каюмов үз хуҗалыкларында җидешәр, Халит Мингазов, Фаил Бәдретдинов, Наил Шәйхетдинов, Фәнис Гыйниатуллин бишәр, Зөмәрә Бикбаева 12 баш савым сыеры асрыйлар. Узган ел җирлектә 236 баш савым сыеры булса, быел бу сан 264 башка җиткән. Алдагы елда җирлектә мөгезле эре терлекләр саны 950 баш булыр дип көтелә.
Кара, чагыштыр, нәтиҗә яса
Беренче графа – авыл җирлекләре, икенче – агымдагы елның соңгы ике кварталында халыктан җыелган сөт (литрларда)
Наратлы Кичү 461000
Кадрәк 315014
Тауасты Байлар 314425
Бикбау 212200
Әтрәкле 208077
Урыс 170500
Николаевка 161080
Иркәнәш 148000
Иске Матвеевка 114650
Аю 104660
Яңа Мәлкән 79900
Юшады 79000
Яңа Маҗын 77530
Хуҗәмәт 77300
Воровский 67700
Коноваловка 34405
Юртау 21040
Иске Маҗын 10910
Район буенча 2610317
Авылда ике сыер тотучылар гадәттә сөт тапшырган өчен 15-16 мең сум акча алалар. Бу авыл кешесе өчен шактый гына акча. Авыл кешесе хәрәкәттә булырга, ким дигәндә ике сыер асрап, үзе җитештергән экологик чиста ризык белән тукланырга тиеш, дигән фикердә наратлыкичүлеләр.
Дилфас ГАЛИЕВ