“Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюны һәм ремонтлауны быел да иң беренчеләрдән булып төгәлләде.
Әлеге хуҗалыкта язгы чәчү алдыннан тракторларның, бар төр техниканың майларын һәм фильтрларын алыштырып куясы гына кала.