ТР “Сәламәтлек” XI авыл спартакиадасы кысаларында “Олимп” теннис үзәгендә өстәл теннисы буенча республика чемпионаты узды.
25 районнан 100дән артык спортчы җыелды бирегә. Безнең районның данын бик яшь команда яклады: Зөлфия Новикова, Айзат Гатин, Ильдан Латыпов, Азат Мифтахов һәм команданың тәҗрибәле уенчысы Фәния Григорьева. Гомуми нәтиҗәдә минзәләлеләр 7 нче урынга лаек булды. Җиңүче исеме белән Әлмәт командасы кайтып китте. Аларның ике команда вәкиле, ирле-хатынлы Анна һәм Сергей Хониннар алтын медаль яуладылар.