Мамадыш шәһәрендә 1998-1999 елгы егетләр арасында мини-футбол буенча республика беренчелегенең зона этабы узды.
Безнең район команда составына Роман Семакин (КАМПИ) – капкачы, Никита Семенов (3 нче мәктәп), Виталий Шагиев (авыл хуҗалыгы техникумы), Александр Кузнецов (1 нче мәктәп), Булат Солтанов (3 нче мәктәп) – яклаучылар, Виктор Грибков (авыл хуҗалыгы техникумы), Булат Сальманов (авыл хуҗалыгы техникумы), Ренат Шаталов (авыл хуҗалыгы техникумы), Дамир Фәрхетдинов (МПК), Рәис Вахитов (3 нче мәктәп) – һөҗүмчеләр керде. Безнең егетләргә биш очрашу үткәрергә туры килде. Түбән Камадан килгән өч команданы да минзәләлеләр җиңде, Алабуга командасы белән уртак нәтиҗә булды, ә менә хуҗалар командасын безнекеләр 1:0 исәбе белән җиңде. Гомуми нәтиҗәдә мамадышлылардан бер очкога калышып, Минзәлә футболчылары икенче урынга ия булдылар. Декабрь аенда безнең егетләр район данын финалда яклаячаклар