Рәхәтләнеп күңел ачтылар

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

5 ноябрь көнне “Юбилейный” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе ачык беренчелегенә 2000 нче елгы һәм аннан кечерәк мәктәп укучылары арасында волейбол ярышлары узды.

Беренче урынны Николаевка урта мәктәп командасы яулады. 7 ноябрь көнне “Юбилейный” спорт мәктәбенең ачык шәхси беренчелегенә йөзү буенча башлангыч әзерлек группасына йөрүче балалар үзара көч сынашты. Рания За­кирова, Данил Аманаев, Данил Коршу­нов, Кирилл Касаткин яшьтәшләре ара­сында беренче урынга лаек булдылар һәм мактаулы кәгазь, медаль белән бүләкләнделәр.

31 октябрь - 2 ноябрь көннәрендә “Юность” спорт мәктәбе ачык беренчелегенә 2006 елда туган ма­лайлар командалары арасында алка­лы хоккей уены булды. Оренбург, Ижау, Кукмара, Яр Чаллыдан килгән команда­лар белән көч сынашып, “Минзәлә ла­чыннары” беренче урынны яуладылар. 3-9 ноябрь көннәрендә көн саен якынча 160-180 мәктәп укучысы Боз сараенда тимер-аякта шуды.

“Веста” күппрофильле яшьләр үзәгендә җ иде к өн д әвамында “ Олим­пиец” исемле лагерендә 60 үсмер спорт ярышларында, иҗади конкурсларда катнаштылар.

Туган якны өйрәнү музеена нарко­тикка каршы оештырылган күргәзмәне карарга дип 250гә якын укучы килде, ә “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге”н тутырыр өчен музейга ата- анасы белән бергә 25 укучы килгән.

Балалар иҗат йортында 5 нче һәм 7 нче ноябрь көннәрендә “Хел­лоуин”, “Могҗизалар янәшәбездә”, шәһәребезнең мәктәп һәм гимназия командалары арасында “интеллектуаль брейн-ринг”, “Минем коллекциям иң яхшысы” кебек конкурслар һәм башка кызыклы түгәрәкләрдә 106 мәктәп уку­чысы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International