Хаттагы “авыл ташландык хәлгә килде” дигән сүзләр белән килешмим. Әйе, Коноваловка зур терлекчелек комплексын югалтты. Минзәлә җиренә килгән инвесторларның да үзәгенә әйләнә алмады. Элеккеге “50 лет Татарии” совхозы җирләрен өч инвестор эшкәртә хәзер. Комплекс вакытында үткән гасырда салынган асфальт уала инде, нишлисең. Әйе, җитештерү юк. Әмма авылның йөзен анда яшәүчеләр бизи бит. Совхоз таралгач, бер мәлне транста булган эшкә яраклы һәркем диярлек соңрак үзенә шөгыль тапты. Чаллыда эшләүчеләр дә бар. Бу авылда гына түгел, районның шактый кешесе зур хезмәт хакы алыр өчен читкә йөреп эшли хәзер. Коноваловкада ел саен дистәләп яңа йортлар салына.
Күбесе үз көчләре һәм әлеге авылда базасы булган төзелеш оешмасы җитәкчесе Николай Секунов ярдәме белән.
23 кеше кул куйган хатта язылганча, эшләп торган чиркәве, тиздән ачылачак мәчете булган авыл ташландык була алмый.
Әйе, соңгы елларда районда барган дәүләт программалары буенча бу авылда бер генә объект та салынмады. Быел мәктәпне ремонтлауга акча да бирелмәде. Чөнки башка авылларда төзелү елы иртәрәк булган мәктәпләр бар иде. Әмма ходай ярдәм итеп һәм инвесторлар планы тормышка ашып, беткән комплекс урынына заманча мегакомплекс төзелсә, авылның йөзе үзгәрәчәгенә шик юк.
Хатта күтәрелгән тагын бер проблема турында фикерем белән уртаклашам. Авылларда су өчен түләү юк. Әлегә суны кулланучыларга җиткерергә мөмкинлек биргән электр энергиясе өчен генә түләнелә. Шәһәрдә, күрше Тукай районындагы авыллардагы кебек, су килүче челтәрләр (яңарту, ремонт) өчен дә түләсәк, тарифлар югары булачак. Вакыт җиткәч бу челтәрләр хезмәт күрсәтүче махсус оешмага тапшырылыр ул. Ә хәзергә аларны ямап, ремонтлап тору бюджетында акчасы булмаган авыл җирлекләре өстендә.
Флорис Шакирҗанов, Коноваловка авыл җирлеге депутаты:
– Заречье ягында яшәүчеләравылның олы ягына чыгучы күпер проблемасын дөрес күтәрәләр. Аны чыннан да карыйсы бар. Буадагы су аның ярларын юа. Урманчылар аннан агач ташымыйлар инде. Алар күперне, аңа килү юлларын ремонтлауга да өлеш керттеләр. Кешеләрдән акча җыюны оештыра алсак (бюджетта акча юк), үз техникам белән ярларны, килү юлларын ныгытырга булышачакмын. Язга чыкканчы бу күперне ремонтлау чарасы табылыр дигән өметтә калыйк.
Сәрия Билалова, Коноваловка авыл җирлеге башлыгы:
– Минем сүзләремне аклану дип кабул итмәсеннәр иде. Килеп туган хәлне аңлату өчен халкыбызның “ашаган түгел, тураган белә” дигән мәкале бик туры килә. Заречье урамында 12 йорт бар, шуның өчесе дача өчен тотыла, өчесендә тормыйлар, тагын 4 участокка фундамент салынган. Су өчен фәкать өч йортта яшәүчеләр түли. Әлеге йортларны төзегән вакытта техника шушы күпер, урам аша йөрде, төзелеш булгач тагын йөриячәк. Өстәвенә, язын урман суларының бер өлеше шул урамнан агып төшә. Бер генә факт. Әлеге күпер һәм асфальт юл безнең хуҗалыкта Илдус Исламов җитәкчелек иткән вакытта, 1992 елда төзелде. Контейнерлардагы чүп атнага ике тапкыр түгелә. Шәхси йортлар янындагы контейнерлар мәйданчыгы һәрвакыт тәртиптә. Күп катлы йортларда яшәүчеләр исә чүпләрен капкачы булган контейнерларга түгел, шунда ташлап калдыруны хуп күрәләр. Бердәмрәк булсак, хатта язылган агымдагы проблемаларны хат язып түгел, күмәк көч белән хәл итәр идек.
акцент
Бюджетында акча булыр иде, шул ук Коноваловка авылында күпчелек пенсионерлар яши. Җир салымын тулысынча түләсәләр дә, милеккә салым түләгәндә аларга льгота бар. Биредә яшәүчеләр хезмәт хакына салымны эшләгән урыннарында калдырып кайталар.