2014 елның 10 ае эчендә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 9 нчы санлы районара инспекциясе һәм РФ Пенсия фондының ТР Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча идарәсе биргән гаризалар нигезендә район прокуратурасы 8 административ эш ачты. Шуларның 2 се – предприятие җитәкчеләренә, ә 6 сы шәхси эшмәкәрләргә карата ачылган.
Салымнар һәм Пенсия фондына күчерелергә тиеш булган взнос бурычларының күләме арту һәм аларны озак вакыт түләмәү сәбәпле, район прокуратурасына Салым инспекциясе белән Пенсия фондыннан бурычлары булган шәхси эшмәкәрләрне һәм юридик затларны административ җавап- лылыкка тартуны сорап гаризалар керде. Ягъни, юридик затның яки шәхси эшмәкәрнең банкротлыкка чыкканлыклары турында арбитраж судка гариза язмаганлыклары буенча.
Взнос бурычларын түләмәгән өчен вазифаи затларга биш меңнән алып ун мең сумгача штраф яки 6 айдан 2 елга кадәр дисквалификацияләү каралган.
Сергей НАЗАРОВ,
район прокуроры урынбасары