Җылылык бүләк итүче

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Монтажлаучы булып эшләгәндә дә, Игорь Титов үзенең төп һөнәрен онытмый. Аңа еш кына үз эшенең остасы буларак мөрәҗәгать итәләр. “Яхшы эретеп-ябыштыручы алтынга тиң”, ди ул. Йортында барлык кирәк-яраклары һәм эретеп-ябыштыру аппараты бар.

Технологияләр үсеше үзенчәлекле белем һәм күнекмәләр таләп итә торган яңа һөнәрләр ачуны һәм булдыруны күздә тота. Ел саен 500дән артык яңа һөнәр туа тора. Әмма көнкүрешебездә һәрчак кирәк булырдай белгечлекләр дә бар, дип саный җылыту җиһазларын монтажлаучы Игорь Титов.

Ул яшь белгеч. Аңа нибары 29 яшь һәм ул һәр көнне төзелештә катлаулы шартларда эшли. Игорь 52 нче номерлы һөнәри училищены тәмамлаган һәм эретеп ябыштыручы һөнәрен алган.

– Мин кечкенәдән үк бу һөнәрне үзләштерергә теләдем, бездә буыннан-буынга күчеп килгән эретеп ябыштыручылар бар, шуңа күрә уйлап торырга туры килмәде, – ди ул. Хәзер Игорь җылылык системасы һәм җылылык җиһазларын монтажлаучы булып эшли. Ул аларны карый, чистарта һәм туз­ган детальләрен алыштыра, яңа өйләрне җылылык системасы белән тәэмин итә һәм аңа еш кына кырыс һава шартларында эшләргә туры килә. Без үз героебызны төзелеш объектында радиаторлар җыйган вакытта очраттык.

– Кыш көне һәрвакыт салкында эшләргә туры килә. Бөтен системаны эшләп бетергәч, башка өйгә җылылык бүләк итәргә китәбез. Менә шундый инде безнең һөнәребез: бик җиңел түгел, – дип елмая Игорь Титов. Ул үз һөнәренең остасы гына түгел әле, гаиләсендә яраткан ир

 һәм әти. Хатыны Ольга белән ике кыз үстерәләр. Бүгенге көндә м о н т а ж л а у ч ы һөнәренә сорау зур, яңа төзелгән йортларда җылылык с и с т е м а с ы н урнаштырырга кирәк. Авырлыклардан курыкмасаң, монтажлаучы булып эшләргә була.

 сан

Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча 2013-2017 елларга исәпләнгән программа нигезендә районда авария хәлендәге 35 йортны күчерү планлаштырыла. Димәк, төзелеш бара, ә тырыш кешеләргә эштә бар дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International