Бурычлар билгеләнде

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Терлекчелектәге ирешелгәннәргә нәтиҗә ясау, алдагы максат һәм бурычларны билгеләү, хуҗалыкларның, агрофирмаларның эшчәнлеген бәяләү ниятеннән район башлыгы Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов хуҗалык җитәкчеләрен, авыл хуҗалыгы белгечләрен һәм авыл җирлекләрендәге бюджет хезмәткәрләрен җыеп сөйләште.

Сыерларны бозаулату бүлекләрендә һәм бозауларны тәрбияләү чорында бюджет хезмәткәрләренең терлекчеләргә булышырга кирәклеге әйтелде. Моның өчен дежур торуларны яңартырга, өмәләр ясарга кирәк, диелде. Технологияне саклап, яхшы үрчем алу, көр бозаулар үстерү белән беррәттән, тармакта эффектлы эшләп, продукция алуны арттыруга ирешү максат итеп куелды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International