Бушлай юридик ярдәм

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

20 ноябрь көнне Балаларга хокукый ярдәм көне уздырыла. Шул уңайдан шәһәрнең 1 нче урта мәктәбендә 10-12 сәгатьләрдә ТР Эчке эшләр министрлыгы белгечләре, прокуратура, җинаятьләрне үтәтү буенча Федераль службаның ТР буенча идарәсе, суд приставлары Федераль службасының ТР буенча идарәсе, ТР мәгариф, хезмәт һәм социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительләр органнары хезмәткәрләре гражданнарны кабул итәчәк. Белгечләргә үз сораулары белән ятим балалар; ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре; үз гаиләләрендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бала тәрбияләү өчен бушлай юридик ярдәм алырга теләүчеләр; тәрбиягә бала алу өчен (усыновители) бушлай юридик ярдәм алырга теләгәннәр, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары мөрәҗәгать итә ала.

Шул ук көнне “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Ленин урамы, 80) Минзәлә нотариаль округы нотариуслары 13.00-14.00 сәгатьләрдә гаилә, опекунлык һәм попечительлек, балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International