Минзәлә муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фирдәвес Хәмитов биргән мәгълүматларга таянып, бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлыгына кандидат булган Илшат Габдулхаевның финанс отчетын тәкъдим итәбез.
43 нче санлы Ык буе бер мандатлы сайлау округы буенча кандидат Илшат Илфат улы Габдулхаевның (сайлау берләшмәсе) фондына күчкән акчалар, барысы – 1010 сум. Шул исәптән, билгеләнгән тәртиптә фондны оештыру өчен кергән акчалар – 1010 сум. Шуларның 10 сумы кандидатның (сайлау берләшмәсенең) үз акчалары. Гражданинның үз теләге белән биргән акчасы – 1000 сум. Сайлау фондыннан барысы 760 сум акча кире кайтарылган, шуларның 760 сумы билгеләнгән тәртиптә акча бирүчеләргә кире бирелгән. Тотылган акчаларның гомуми суммасы – 250 сум, шул исәптән 250 сумы сайлаучыларның имзасын җыюны оештыруга киткән.
Отчет биргән көнгә фондта акчалар калмаган.