Яхшы тәрбия – яхшы үсеш

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

 Наратлы Кичү фермасына кайткан нәселле таналардан җәйге чорда аларның һәрберсе тәүлегенә 18әр килограмм сөт биргән.

Яшь бозауларны ка­раучы Галия Каюмо­ва (фотода) 1993 елда Чаллы шәһәреннән Шикәрле Каен авылы­на күчеп кайта. Шуннан бирле Наратлы Кичү авылы фермасында тефрлекләрне ясалма орлыкландыру техноло­гы, ферма мөдире, учет­чик булып эшли.

Тырыш хезмәткәр тиз арада терлекчеләр ара­сында үз кешегә әйләнә. Быелның башында фер­мага нәселле таналар кайткач аларны ясалма орлыкландыру техноло­гы Олег Юзманов белән бергәләп каплаталар. Галиянең намус белән эшләвен күреп алган җитәкчелек аңа үтә дә җаваплы һәм нәзберек саналган вазыйфа – яңа туган бозауларны кара­уны йөкли. Ул яңа туган бозауларны бар назын биреп карый, ашата. Бозауларны алты айга чаклы Галия ханым үзе генә тәрбияли, алты айдан соң Айсылу Са­дыйкова карый. Бүгенге

 көндә Галия карамагында 53 баш бозау бар. Галия бозауларга солы, борчак катнашмасыннан торган азык бирә, һәрберсенә бишәр литр сөт эчертә. Ел башыннан ул аларның һәрберсеннән көнлек үсешне 700 граммнан ки­метми. Ул төп эшен яхшы башкара һәм бер үк ва­кытта фермада савылган сөтнең исәбен дә алып бара. Гомумән яшь боза­уларны караучы Галия ха­ным нинди генә вазыйфа башкарса да сынатмый, бөтен эшен дә төгәл баш­кара диләр аның хакында. Узган ел Наратлы Кичү фермасында сыерлар­ны савар өчен ДеЛаВаль саву комплексы куелды, хәзер савучылар чиләк күтәреп йөрмиләр.

– Заманча техни­ка белән кораллангач,

 с а в у ч ы л а р ы б ы з н ы ң хезмәте җиңеләйде, шу­лай ук фермада тагы бер торакта капиталь ре­монт бара, хезмәтебез җ и т е ш т е р ү ч ә н р ә к булсын өчен район җитәкчелеге дә зур көч куя, – дип, Галия эшенең үзенчәлекләре белән таныштыра. – Шөкер хезмәт хакларыбыз да начар түгел. Ай саен 10 мең сумнан да ким алга­ным юк. Кайткан тана­лардан 36 бикәч бозау туган.

 Сыерларга субсидия

Татарстан хөкүмәте савым сыеры асраучыларга ярдәм йөзеннән субсидияләр биреп килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе м ә г ъ л ү м а т л а р ы н н а н күренгәнчә, 2014 елның 1 августына савым сыерлары булган шәхси хуҗалыкларга, ел ахырына кадәр баш санын саклап калган очракта, 1 сыерга ике мең сум күләмендә субсидия кайткан иде. Әлеге субсидия 5 млн 184 мең сум күләмендә бирелде. Авыл җирлек- ләрендә тагы 41 баш сыерга өстәмә исемлек төзелгән. Шәхси хуҗа- лыкларда мал санының арта баруын дәлилләүче факт бу.

 

 Кара, чагыштыр, нәтиҗә яса!

Беренче графа – хуҗалыклар, икенче – 2014 елның ун аенда сатылган сөт (тонналарда), өченче – субсидияне дә кушып сөтнең уртача са­тып алу бәяләре (сумнарда)

Калморза 701 19,11

Заиковский 20052 18,98

Николаевка 1332 18,82

Калинин 1465 18,76

Чулман 4412 18,02

Сөт иле Минзәлә 3903 17,77

Халыктан җыелган сөт өчен 14,40-15 сум түләнә.

 

 сан

Фермада 159 баш сыер исәпләнә, быел шуларның 146 башы бозаулаган. Бүгенге көндә һәр сыерга 4әр килограмм катнаш азык, 45 килограмм сенаж һәм җитәрлек күләмдә печән бирелә, ә салам­ны күпме кирәк шул хәтле ашыйлар.

Дилфас ГАЛИЕВ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International