“Юность” боз сараенда 2006 нчы елгы яшүсмерләр арасында ачык беренчелегенә алкалы хоккей ярышлары

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

“Юность” боз сараенда 2006 нчы елгы яшүсмерләр арасында “Юность” боз сараеның ачык беренчелегенә алкалы хоккей ярышлары узды.

Анда Оренбург шәһәреннән “Орен­буржье”, Ижаудан “Ижсталь”, Кук­марадан “Ягуар”, Яр Чаллыдан “Чаллы”, Минзәләдән “Лачыннар” командаларының яшь хоккейчылары катнашты. Һәрбер уеннан соң актив хоккейчылар “Матчның иң яхшы уенчы­сы” дигән вымпел алдылар. Хәлиткеч көрәштә Минзәләнең “Лачыннар” коман­дасы беренче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International