Ютазы районының Урыссу бистәсендә яшьләр арасында гер спорты буенча ТР чемпионаты үтте.
Анда республиканың 10 районыннан 100 спортчы катнашты. Безнең егетләр – 68 га кадәр үлчәүдә Фәрит Акмалов (педкөллият), пьедесталның өченче баскычына күтәрелде, 73 кг га кадәр үлчәүдә Данияр Шәрипов (1 нче мәктәп), икенче урынны алды. Аңа спорт мастерлыгына кандидат булырга берничә очко җитмәде. 78 кг га кадәр үлчәүдә Равил Гәрәев (гимназия) 6 нчы урынны алды. Кызлар арасында Рузилә Мөхәммәтова (медицина училище/техникум) 5 нче урынны алды. Безнең кызларның мондый ярышларда беренче катнашулары. Команда зачетында спортчыларыбыз 5 нче урынны алды. Балалар тренер- укытучы Олег Петров кул астында шөгыльләнәләр.