Матур гаилә – тормыш күрке

2014 елның 14 ноябре, җомга

Тырышып тапкан малларының әҗерен күреп, сөеп-сөелеп, киләчәккә якты өметләр белән яши бүген бу матур гаилә.

Тауасты Байлар авылында яшәүчеләрнең күпчелеген үз эшләренә гашыйк, тормыш сөючән, дәрте ташып торучы урта буын тәшкил итә. Гөлнара һәм Камил Нәҗмиевлар гаиләсе – шундыйларның берсе.

Камил тумышы белән Тауасты Байлар авылы егете. Туган ягына булган мәхәббәте, хезмәт сөючәнлеге аны Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына алып килә. Кулына зоотехник белгечлеге дипломы алып, авылында хезмәт юлын башлый ул. Кечкенәдән ветеринария табибы булып эшләүче әнисе Мофава­за апа, ясалма орлыкландыру техноло­гы Рим абый янында кайнашып үскән Камилгә терлекләр белән эшләү авыр бирелми. Нинди генә эшкә кушсалар да, ул куркып калмый: ГАЗ-53 йөк машинасында сөт ташый, җәйге чорда комбайнда эшли, һәркайда алдынгы урыннарны яулый. Барлык яшьтәшләре кебек, Ватан алдындагы изге бурычын үти һәм колхозда эшен дәвам итә.

Әти-әнисе белән яшәсә дә, Камил үз гаиләсен кору турында хыяллана. Күз атып йөргән кызларын калдырып, ул Түбән Кама гүзәле Гөлнара белән кавыша. Беренче очрашулары бик кызыклы була аларның – бер-берсен бөтенләй күрмәгән егет белән кыз бер күрүдә гашыйк булалар. Ара ераклыгы да, кайнана-кайната белән бергә тору да куркытмый Гөлнараны: булачак тормыш иптәшенең гаилә кору турындагы карары белән бик теләп ризалаша ул. Һәм үкенми: киресенчә, бергә төзегән тормышларына куанып, мәхәббәт җимешләре булган балаларына зур өметләр баглап, һәр туган көнгә шөкер итеп гомер итә. Бүген алар бер-берсенең хезмәтен хөрмәтли һәм аңлый, тулы канлы тормыш белән яши, тирә-юньдәгеләргә ярдәм итәргә әзер торырдай, матур, күркәм гаилә.

Өйләнешеп бергә яши башлагач та, яшьләр сәнгатьне, спортны үз итәләр. Алар мәдәният йортында, мәктәптә, районда үткәрелгән һәрбер чарада актив катнашалар. Оештыру сәләтен күреп алып, Камилне авылда яшьләр белән эшләү җитәкчесе итеп куялар. Тынгысызлыгы, эшенә җаваплы каравы, аңа тагы да югарырак үрләргә юл ача. 2001 елдан Камил Рим улын Минзәлә “Победа” кино учреждениясенә директор итеп билгелиләр. Беренче эш итеп ул ярымҗимерек хәлдә булган бинаны төзекләндерә, материаль-техник база- ны ныгыта. Коллективта тиз арада хөрмәт һәм ихтирам казана. Җитәкчегә заман таләпләренә туры килердәй белем кирәклеген аңлап, ул үз белемен арттыру өстендә эшли – Яр Чаллы физ­культура институтына, соңрак Казан энергетика университетына читтән торып укырга керә һәм аларны яхшы гына тәмамлый.

Ә Гөлнара бу вакытта мәктәптә бала- лар укыта. Башлангыч сыйныфларны укыту белгечлеге белән генә кәнагатьләнмичә, ул Яр Чаллы педагогия институтында укый, берсеннән-берсе матур, сау-сәламәт ике балага тормыш бүләк итә. Сайлаган һөнәренә тугры калып, ул бүген дә Тауасты Байлар төп белем бирү мәктәбендә укыта. Коллективта зур абруй казанган укытучыларның берсе ул. Гөлнара Габделхәй кызының укучылары район, республика күләмендә олимпиада, конкурсларда призлы урыннар яулыйлар, имтиханнардан югары баллар алалар. Хатын-кызның тавык та чүпләп бетерә алмастай эшләрен берүзе башкара ул: өлгер, тырыш, аш- суга оста, уңган хуҗабикә төп йортта килен хезмәтен үти, туганнарын, күршеләрен якты йөзе, тәмле чәе белән кунак итә. Иренә игътибарын ягымлы сүзен, тәмле ризыкларын җәлләми, төпле киңәшләрен бирә Гөлнара. Өендә күз карашыннан аңлаучы хатыны, һәр башлангычта улларының эшен куәтләп, киңәш биреп торучы әти-әнисе булуы, Камилгә эшендә зур уңышларга ирешергә этәргеч, дәрт бирә. Чөнки ул белә: өендә тыныч, тылы ныклы, аны яраталар һәм көтеп алучы якыннары бар.

2007 елга кадәр “Победа” кино учреждениесен җитәкләгән Камил Нәҗмиевның уңганлыгын, булганлыгын районыбыз җитәкчеләре дә бик тиз күрә. Аны Минзәлә шәһәренең коррекцион- интернат мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Бүген ул язмыш җилләре тарафыннан кагылып, ата-ана назыннан мәхрүм калган җылы караш, тәмле сүзгә мохтаҗ булган ятимнәр турында кайгыртучы да, аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итүче дә. Әти- әниле булып та, күз карашларыннан моң, сагыш түгелеп торган бу балаларның һәрберсенең үзенә хас катлаулы язмышы, мең төрле мәшәкате бар. Камил Рим улы алар турында һәрчак кайгырта, аталарча киңәшен бирә, ял­гыш адым ясауларыннан саклап калыр­га тырыша. Үз эшенә бирелгән, тирә- юньдәгеләрнең сүзенә колак салып, эшенең нәтиҗәсен күрә белгән, зурларга ихтирамлы, кечкенәләргә игътибарлы булган җитәкче генә үз үрнәгендә яхшы күңелле, олы тормыш юлында югалып калмый торган балалар тәрбияләргә сәләтле.

– Тәрбия гаиләдән башлана, мин үземнең әти-әниләргә рәхмәтле, алар безне эшкә өйрәткән, тормыштагы чын кыйммәтләр белән таныштырган.Хәзер, үз балаларыбыз булгач, әти-әнинең хезмәтен тагын да тирәнрәк аңладык. Балага беренче еллардан башлап дөрес тәрбия бирү мөһим, безнең заманда бу тема бигрәк актуаль, чөнки әхлакый кыйммәтләр үзгәреп бара, битараф­ лык чәчәк ата. Тормыш иптәшем белән акыллы, әхлаклы балалар үстерергә омтылабыз, һәр әти-әнинең төп бу­рычы шулдыр. Икенче бурычым сай­лаган һөнәрем белән бәйле. Укытучы һәм җитәкче буларак, үзем эшләгән мәктәптә тәрбияләнүче балалар язмышына битараф түгелмен, – ди Камил Рим улы, хезмәтен һәм тормы­шын бергә бәйләп. Бүгенге көндә аның ирешкән уңышлары шактый. Мәктәпнең төп бинасына капиталь ремонт ясалды, ярдәмчел хуҗалыкта миллион сумнан артык товар җитештерелде, ”Мәктәбеңә ярдәм ит“ акциясендә 4 миллионнан артык җиһаз, шушы араларда тикшерү комитеты ярдәме белән 350 меңлек кер юу машинасы алынды. Моннан тыш, мәктәп коллективы республика һәм Россия күләмендә үткәрелгән конкурсларда даими катнашып, призлы урыннар яулый. 2014 елның апрелендә Минзәлә коррекцион мәктәбе “Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе” исемлегенә керде, ә Камил Рим улы “Ел директоры” исеменә лаек булды. ”РИТЭК” һәм коммерцияле булмаган “Лу­койл” ААҖнең социаль-мәдәни проекты оештырган конкурста 2 номинациядә җиңү яулавы да коллективның һәм җитәкченең зур хезмәте турында сөйли. Камил Рим улының ирешкән уңышлары һәм киләчәккә якты хыялларында, әлбәттә, тормыш иптәше Гөлнараның да өлеше бик зур. Ир-атның уй-хыялларын тормышка ашыруда хатын-кыз якты маяк һәм өлге булып тора. Нәҗмиевлар гаиләсендә ата-ана хакын хаклау, туган нигезне саклап калу, намуслы хезмәт белән дөнья көтү, нәсел шәҗәрәсен дәвам итү беренче урында. Камил белән Гөлнара да нәсел дәвамчылары буларак өченче балалары Малик тууга шатланып, Казанда энергетика университетының беренче курсында укучы кызлары Зилә, бишенче сыйныфта укучы уллары Рәзилнең уңышларына сөенеп, төп нигездә әтиләре Рим абыйны хөрмәтләп яшиләр. Абзар тулы мал-туар асрыйлар алар, бакчаларында аллы- гөлле чәчәкләр, яшелчә-җимешләр үстерәләр, яннарындагы басуда умарта тоталар, Яр Чаллы шәһәрендәге шәхси эшмәкәрлек оешмаларында эшләргә дә вакыт табалар. Барысына да өлгерәләр, үзләре караган умарта кортлары кебек тынгысызлар, тырышлар алар.

безнең белешмә

Бу уңган гаилә”Гаилә һәм мәктәп” журналы уздырган республикакүләм “Күркәм гаилә”бәйгесендә катнашып, “Зыялы гаилә” номинациясендә җиңү яулады. Әлеге бәйгедә матур тормыш корган, мәктәп һәм мәктәпкәчә яшендә балалары булган 100 дән артык гаилә катнашуын искә алсаң, җиңү аларга җиңел бирелмәгәнлеген аңларга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International