Минзәлә районында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк ачылды. Үзәк К.Маркс урамы, 61 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Росреестр идарәсенең Минзәләдәге бүлекчәсе бинасында урын алды.
Үзәктә 200 ләп дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтелер дип планлаштырыла. Болар – шәһәр советы, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, җир-милек мөнәсәбәтләре һ.б. шундый бүлекләр тәкъдим итә торган хезмәтләр. Үзәкнең төп максаты – гражданнардан кергән сорауларны, мөрәҗәгатьләрне алар өчен уңайлы булган вакытта һәм урында комплекслы һәм оператив рәвештә чишү, гражданнарның бер хезмәттән (дәүләт яки муниципаль) файдалану өчен төрле ведомство һәм оешмаларга мөрәҗәгатен киметү.
Монда ЮХИДИ дә булган штрафлар, түләнмәгән салымнар хакында да мәгълүмат алырга мөмкин. Үзегезгә кирәкле хезмәтне алу шартлары һәм мөмкинлекләр хакында, консультацияләр алу буенча сез күп функцияле үзәкнең (85555) 3-19-23 телефон номерына шалтыратып яки mfc-menzelya@yandex.ru электрон адресына хат язып белешә аласыз.