Агымдагы елның 9 аенда идарә бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөргән һәм белем алган өчен түләүгә 33 гариза (556230,69 сумлык) кабул иткән.
Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә ана капиталын балага белем бирүгә (балаларга) юнәлтү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.
Акчалар дәүләт аккредитациясе булган, белем бирү программалары буенча белем бирү оешмалары күрсәтә торган хезмәтләргә юнәлтелергә мөмкин. Моңа кадәр акчаларны белем бирү учреждениесенең дәүләт аккредитациясе булган очракта белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә юнәлтү мөмкин иде.
Шулай ук бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөргән өчен түләү өлкәсенә дә үзгәрешләр керде. Яңа кагыйдәләр буенча ана капиталын бала бакчага йөргән, аны караган өчен генә дә юнәлтергә була (бу мәктәпкәчә учреждениенең килешүендә чагылырга тиеш). Әмма акчалар түләүле өстәмә белем бирү хезмәтләренә (әйтик, түгәрәкләргә) тотыла алмый.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан башкача файдаланырга да була:
- торак шартларын яхшырту, шул исәптән торак сатып алган һәм төзегән өчен займнар һәм кредитлар (шул исәптән ипотека) өчен төп бурычны һәм процентларны түләү өчен;
- ананың пенсия тупланмаларын формалаштыру өчен.
Гамәлдәге закон нигезендә ана капиталын алу өчен сертификатка хокук бирә торган баланың 2016 нчы елның 31 декабренә кадәр тууы яисә уллыкка алынуы зарур. Шуның өстенә сертификатны алу һәм аннан файдалану вакыты чикләнмәгән.