Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан уздырган сораштыруда катнашучылар үзебезнең һаваны, ризыкларны мактады.
Сүз ризык сыйфаты турында гына бармый. Бу уңайдан без минзәләлеләр фикерен белдек.
Ләйсән Фатыйхова, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы эксперт белгече:
– Бөтендөнья сыйфат көненең максаты булып продукциянең һәм хезмәтләр күрсәтүләрнең югары дәрәҗәдәге сыйфаты әһәмиятен арттыру, шулай ук сыйфат проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне көчәйтү тора. Чөнки сүз товарларның кеше өчен һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга тиешлеге турында гына түгел, кулланучыларның ихтыяҗларын ни дәрәҗәдә канәгатьләндерү турында да бара.Бу атнада безнең территориаль бүлек “Наилә” Сәүдә йортында, “XL», «Грация» кибетләрендә кулланучылар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен “консультация өстәлләре” оештырды. Шулай ук “Магнит” кибетендә җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясен дегустацияләү уздырылды.
Людмила Тычкова:
– Минем уйлавымча, конкуренция зур булгач, сыйфат ягы соңгы елларда яхшырды. Башлыча бу азык-төлеккә кагыла. Гаиләбез Россиядә җитештерелгән продуктларга өстенлек бирә. Үзем яшелчә, җиләк-җимеш белән сәүдә иткәнлектән, бу тема миңа бигрәк тә таныш. Шул ук алманы гына алыйк. Бездә үскәне күп булса, дүрт ай саклана. Ә чит илнеке ел буена ятарга мөмкин, тышкы кыяфәте матур булгач, аны сатып алучы үз итә. Киемнәргә килгәндә, аларны базардан алабыз. Әмма Кытай ширпотребы туйдырды, үзебезнекен сайлыйбыз.
Тәнзилә Нуриева:
– Суның сыйфатыннан канәгать түгел, әмма шуны эчәргә туры килә, гел чишмәгә йөреп булмый бит. Азык-төлеккә килгәндә, үзебезнекен ашыйбыз, тәмле дә, файдалы да.
Рәшидә Фараева:
– Бездә һава искиткеч әйбәт. Бу бер минем фикер генә түгел, читтән килгән кешеләр дә шулай ди. Бу – тормыш сыйфатын күтәрә торган иң беренче таләп. Суны фильтр аша үткәреп эчәбез. Әле генә кибеткә Абхазия мандариннары кайтты, чит илнекенә караганда, шуны яратып алалар, помидор белән дә шул ук хәл, яратмыйбыз чит ил товарын.
Тимур Гыйльметдинов:
– “Сыйфат” сүзе безгә күрсәтә торган хезмәтләргә дә бәйледер бит? Әле кесә телефонын ремонтка биргән идем. Сатып алганыма бер ай. Ремонт вакытына элемтә компаниясе миңа шундый ук телефон бирергә тиеш. Әмма территориаль бүлеккә мөрәҗәгать итмичә, мәсәлә хәл ителмәде.
Сораштырды – Әлфинә ВОРОБЬЕВА