Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр, театр бинасында үткәрелгән тантаналы чарага эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннары чакырылган иде.
Тантанада эчке эшләр органнарында аеруча яхшы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен полициянең бер төркем хезмәткәрләренә район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, полиция майоры Ольга Гарнышевага, полиция капитаны Илнур Вәлиевка, өлкән лейтенант Илназ Хәкимовка «Хезмәттәге осталык өчен» медальләре, полиция капитаны Илһам Шакировка ТР буенча ЭЭМ дипломы тапшырылды.
Тантаналы чарада катнашучылар хезмәт бурычын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Фәис Вагыйзов, район башлыгы урынбасары:
– Власть органнарының авторитеты, җәмгыятебезнең иминлеге эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгыгына, җаваплылыгына, принципиальленә нык бәйле. Хәзерге вакытта полиция алдындагы төп бурычларның берсе – ул гражданнарның һәм тулаем җәмгыятьнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, милләтләр арасында конфликтлар булдырмауга ирешү, хокук бозуларга каршы профилактика эшләре алып бару, район халкы белән актив элемтәдә тору.
Илсур Хаҗиев, Россия ЭЭМның Минзәлә район бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы:
– Бәйрәмебез хезмәткәрләрнең үз хезмәтләренә бирелгәнлекләрен хөрмәтләү билгесе дә ул.Һөнәри бәйрәмне үз бурычыбызны лаеклы үтәп каршылыйбыз. Эшчәнлегебез киңкырлы, шуңа да карамастан, елны без уңышлы тәмамлыйбыз, җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча да, җинаятьләрне тикшерү һәм аларны ачу буенча да күрсәткечләр тотрыклы, гадәттән тыш хәлләргә юл куелмады, район буенча оператив хәл тотрыклы.
Заманга бәйле рәвештә җинаятьчелекнең яңа төрләре пәйда була, әйтик, банк өлкәсендә, кредитлар буенча, мошенниклык, телефоннарга бәйлеләре, без аны социаль мошенниклык дип атыйбыз, моннан бигрәк тә пенсионерлар, өлкән яшьтәгеләр зыян күрә. Җинаятьчелекнең кайсы төре булмасын, без алар белән көрәшергә әзер булырга тиеш, һәм шулай эшлибез дә.
Наил Гарипов, ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе җитәкчесе:
– Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе буларак, миңа Минзәләдә 9 елга якын эшләргә туры килде. Минзәлә кешеләре якын миңа, коллективны онытмыйм. Кулга телефон алгач, күнегелгән гадәт буенча һаман да әл 3-29-85 номеры белән дежур частен җыям.
Эчке эшләр органында эшләү мин җитәкчелек иткән чорда, 90 нчы елларда бик авыр булды. Аңлыйм, хәзер дә җиңел түгел, һәр чорның үз авырлыклары. Шәхсән үзем һәм үзебезнең идарә коллективы исеменнән сезне бәйрәм белән котлыйм, хезмәтегездә уңышлар телим.
Фаиз Хуҗагалиев, бүлек начальнигы урынбасары:
– Оператив эшчәнлек буенча уңай нәтиҗәләргә гади генә ирешелми, ул көндәлек тырыш хезмәт һәм личный составның югары профессионализмы. Уңышларыбызның нигезендә күпьеллык хезмәт тәҗрибәсе, сайлаган һөнәргә тугрылык ята. Гади булмаган хезмәтебезнең авырлыкларын безнең белән бүлешкән, безгә таяныч булган якыннарыбызга, гаиләләребезгә рәхмәт хисләрен җиткерәм, һәркемгә бәйрәм күтәренкелеге, бәхет, иминлек телим.
тарих битләреннән
Бәйрәм тарихы Россия тарихына барып тоташа. Петр I җәмәгать тәртибен саклау йөзеннән 1715 елда полиция хезмәтен төзи. Грекчадан тәрҗемә иткәндә, полиция сүзе дәүләт белән идарә итү дигәнне аңлата. 1917 елгы революциядән соң ук, 10 ноябрьдә милиция төзелә, аңа да шушы ук функцияләр йөкләнә. Минзәлә милициясе 1919 елның 16 июлендә оеша. Россия Президенты Указы белән 2011 елда полиция дигән исем кабат кайтарылды.
Флүрә МУСИНА