Инвалид кеше шәһәребез буйлап үзе генә хәрәкәт итә аламы? Сәламәтлеге чикле булганнарга социаль учреждениеләрдә яки, мисал өчен, театрда уңайлымы соң? Редакциянең иҗат төркеме педагогия көллиятенең 4 нче курс студентлары Илназ Нуриев һәм Максим Гайнетдинов белән берлектә бу сорауларга рейд вакытында җавап табарга тырыштылар. Инвалид коляскасында сәламәтлеге чикле булган кеше ролендә – Илназ, ә иптәше Максим аңа ярдәм итте.
Инвалидлар шәһәрдәге төп проблема дип төрле учреждение һәм кибетләргә керү проблемасын атый. Шәһәр үзәгендәге бер банктан драмтеатрга кадәр барып, без сәламәтлеге чикле булган кешегә даруханәгә, кибеткә, банкка, театрга керүе җайлымы- юкмы икәнен тикшердек.
Юлыбызны Россия Саклык банкыннан башладык. Монда култыксалар белән пандус булса да, аның авышлыгы инвалид кешегә мөстәкыйль рәвештә генә хәрәкәт итәргә киртә булып тора.
Мәдәният сараена керү дә бик мәшәкатьле: пандус сәламәтлеге чикле кешеләр өчен ясалмаган.
“Казанские аптеки” – м онда инвалид кеше өчен киртә булып керү ишекләре тора, берсен ачып керү белән икенчесенә килеп төртеләсең. Коляскадагы кешенең интегүен күреп, даруханә хезмәткәрләре аңа бик теләп ярдәм иттеләр.
Шәһәр үзәгендәге кибет- ләрнең берсе к оляскада у тыручы клиентлар өчен бөтенләй дә яраклаштырылмаган. Пандуслары текә һәм җайсыз булу өстенә, аңа боз да каткан иде. Бозын ватуны берәү дә кайгыртмаган. К.Маркс урамындагы сәүдә йортына да эләгү мөмкин булмады. Мондагы пандус шундый текә: хәтта ярдәм итүче кеше белән дә менеп җитеп булмады.
“Юбилейный” спорт комплексындагы пандуска керү юлы ясалмаган. Безнең өчен ике баскыч кына кебек, ләкин коляскадагы инвалид өчен бу зур киртә булып тора.
– Пандус үзе иркен, киң, җайлы, ләкин коляскадагы кеше аңа барып җитә алмаячак, димәк, учреждениегә дә эләгә алмаячак,– ди Илназ.
Кадастр палатасы һәм С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры бинасындагы үзгәрешләр куандырды. Капиталь ремонттан соң керү юллары таймый торган материалдан ясалган пандуслар белән җиһазланганнар. Бу учреждение эчендә коляскада утыручы инвалидларга йөрергә уңайлы булачак. Мисал өчен, театрда коляскалы кеше туалетка кереп чыга ала. Монда ишек тупсаларын киңәйткәннәр. Адашмас өчен махсус күрсәткеч табличкалар куелган.
Әлеге рейд күрсәткәнчә, инвалидлар өчен бар җирдә дә шартлар тудырылмаган, сәламәтлекләре чикле булган кешеләр теләгән җирләренә керә алмыйлар. Ярдәмчеләребез булган һәм коляскага утырган инвалид ролен уйнаган Илназ белән Максим сүзләренә караганда, шәһәребездә мондый кешеләргә хәрәкәт итүе бик авыр.
безнең белешмә
Минзәлә районында сәламәтлекләре чикле булган 2242 кеше яши, шуларның 153е – балалар, якынча 100 кеше коляскага утырып хәрәкәт итә.
Быел “Уңайлы мохит” программасы буенча шәһәрнең ике учреждениесендә ремонт ясалган. Социаль яклау бүлегендә ишек тупсалары киңәйтелгән, санитар-гигиеник бүлмә җиһазландырылган, пандуслар ясалган, мәгълүмати табло эленгән. Ремонтның гомуми суммасы – 2 млн 150 мең сум. Драмтеатр бинасында ремонт 1 млн 700 мең сумга төшкән.
Узган ел бу программа буенча гомуми суммасы 7 млн 300 сумлык инвалидлар һәм картлар интернат йорты һәм “Умырзая” тернәкләндерү үзәге ремонтланган булган.