ВЗНОСЛАРНЫ ТҮЛӘТҮ

2014 елның 14 ноябре, җомга

Агымдагы елның шушы чорына РФ Пенсия фондының ТР, Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча идарәсе судка 890,87 мең сумлык 65 гариза тапшырды.

“Россия Федерациясе Пенсия фондына, Россия Федерация­се социаль иминият фондына, Мәҗбүри медицина иминияте Федераль фондына иминият взнослары турында”гы Феде­раль закон нигезендә иминият взносларын түләүчеләр взнос­ларны үзвакытында һәм тулы­сынча түләргә тиеш. Иминият взносларын түләмәгән һәм тулысынча түләмәгән, шәхси эшмәкәр булмаган физик зат­лардан иминият взносларын ва­кытында тулысынча түләмәгән яисә түләп бетермәгән оч­ракта, бу взносларны түләүне контрольдә тотучы органнар тарафыннан суд аша башкары­ла. Тулырак әйткәндә, таләп бу­енча үз теләге белән түләмәгән очракта дәгъва гаризасы взнос­ларны (пеня, штраф) түләү ту­рында тиешле вакыттан соң 6 айдан соңармыйча судка җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International