Агымдагы елның шушы чорына РФ Пенсия фондының ТР, Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча идарәсе судка 890,87 мең сумлык 65 гариза тапшырды.
“Россия Федерациясе Пенсия фондына, Россия Федерациясе социаль иминият фондына, Мәҗбүри медицина иминияте Федераль фондына иминият взнослары турында”гы Федераль закон нигезендә иминият взносларын түләүчеләр взносларны үзвакытында һәм тулысынча түләргә тиеш. Иминият взносларын түләмәгән һәм тулысынча түләмәгән, шәхси эшмәкәр булмаган физик затлардан иминият взносларын вакытында тулысынча түләмәгән яисә түләп бетермәгән очракта, бу взносларны түләүне контрольдә тотучы органнар тарафыннан суд аша башкарыла. Тулырак әйткәндә, таләп буенча үз теләге белән түләмәгән очракта дәгъва гаризасы взносларны (пеня, штраф) түләү турында тиешле вакыттан соң 6 айдан соңармыйча судка җибәрелә.