Минзәләлеләргә күп еллардан бирле сәүдәгәрлек итүче эшмәкәр, дәвеклеләргә крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы буларак таныш Язкәр Биҗанов быел төзелешкә тотынды. Ничек кенә әле! Берьюлы 9 йорт төзергә кереште.
Тәвәккәл таш яра, диләр бит. Район җитәкчелеге тәкъдим иткәч, риза булган төзелешкә алынырга. Хәзер дәүләт программмалары буенча төзелешкә теләсә кем тотына да алмый. Алынган эшкә җаваплы караучы подрядчыларга гына ышанып тапшырыла мондый мөһим объектлар. Садак бистәсендә гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы буенча төзелүче бер яки ике фатирлы 25 йортның 9ын төзергә алынган Язкәр Биҗанов. Хәзерге вакытта әлеге йортларның нигезләре салынган, төзүчеләр стена күтәрү белән мәшгуль, һәр объектта бишәр төзүче кайнаша.
Моңарчы төзелешне үз средстволарына алып барган подрядчы оешмаларны финанслау башлануы да төзелеш динамикасына уңай этәргеч бирер, әлбәттә.