Районда "Бердәм Россия" партиясенең 1505 члены чутлана

2014 елның 7 ноябре, җомга

“Бердәм Россия” партиясенең Минзәлә җирле бүлегенең ХХII конференциясе икенче этабында көн тәртибенә куелган өч мәсьәлә каралды.

Беренче көн тәртибе буенча җирле бүлек секретаре, район башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясады. Татарстан Дәүләт Сове­тына сайлауларның югары оеш­канлык белән үтүен әйткәч, ул партия әгъзалары алдында тор­ган бурычларга тукталды. Ай­дар Салаховның чыгышыннан аңлашылганча, сайлау алды очрашуларында минзәләлеләр күтәргән 30 сорау “Бердәм Рос­сия” партиясенең алдагы биш елда хәл итәсе проблемалар исемлегенә кертелгән. Аларның күбесе юллар төзелеше һәм ре­монтлау белән бәйле.

Бу бурычларны тормыш­ка ашыруда минзәләлеләр дә, аеруча депутатлар баш лап йөрергә тиешләр. Чөнки аларның күпчелеге “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары. Кызганычка каршы, авыл җирлекләре депутатларының күпчелеге, гомумән, партия әгъзаларының бер өлеше пас­сив.

Бүгенге көндә районда “Бердәм Россия” партиясенең 1505 члены бар.

– Бу бик куәтле көч, олы потен­циалны, партия эшчәнлегендә яңа биеклеккә күтәрергә кирәк, – дип әйтте Айдар Салахов.

Конференция көнне дистәдән артык кеше партия сафларына керде. Айдар Салахов аларга партия билетлары тапшырды. Яңа көчләр җирле бүлекчә се­кретаре куйган бурычларны дик­кать белән тыңлап утырдылар. Шуңа 2015 елда минзәләлеләр, тәкъдим иткән проектларның Дәүләт программаларына әйләнеп тормышка ашырыла башлагач, партия членнарының төзелешләрдә, ремонт эшләрендә актив катнашучылар са­фында булачагына шик юк.

Конференциядә җирле бүлекнең полисоветы һәм кон­троль-ревизия комиссиясе составларына үзгәрешләр кертел­де.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International