Учреждениеләр эшен дәвам итәчәк

2014 елның 7 ноябре, җомга

 “РФ гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү нигезләре турында”гы яңа канундагы яңалыклар хакында ТРның Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә муниципаль районындагы бүлек начальнигы Татьяна МЯСНИКОВА белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

– Татьяна Александровна, минем уйлавым­ча, “социаль хезмәтләр күрсәтүдә индивидуаль программа” яңа канун кертә торган принципи­аль яңалыкларның берсе булып тора. Халыкка “Инвалидны тернәкләндерү индивидуаль про­граммасы” термины таныш, шулай ук алар ин­валидлыкны рәсмиләштерү вакыты белән дә хәбәрдар. Ә бу документ нинди булачак, аны кем эшкәртәчәк, гел үзгәртелеп, гражданнар өчен та­гын бер бәлагә әверелмәсме?

– Яңа канун социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга уңайлы шартлар тудырачак. Социаль хезмәтләр күрсәтүдә индивидуаль программа гади генә әйткәндә, ярдәм күрсәтү өчен “юл картасы” кебек. Аның формасы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафын­нан эшләнеп, ул өч ел буе гамәлдә булачак. Әлбәттә, ихтыяҗ туа икән, моны ешрак та башкарып була (әгәр дә гражданның социаль хезмәтләргә хаҗәте бар икән). Программа гражданның гаризасы нигезендә яшәү уры­ны буенча социаль яклауның территориаль органнары тарафыннан төзелә. Дөрес, башта әлеге орган граж­данны социаль хезмәтләр алуга мохтаҗ дип танырга һәм аның индивидуаль ихтыяҗын билгеләргә тиеш.

Программага социаль хезмәт күрсәтү формасы, төрләре, күләме, вакыт аралыгы, социаль хезмәтләр күрсәтү сроклары, бу хезмәтләрне күрсәтүчеләр исем­леге һәм социаль теркәү кертелә. Программа граж­дан өчен тәкъдим итү характерында булса, хезмәт күрсәтүче өчен – мәҗбүри. Әйтик, гамәлдәге канун буен­ча балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә курс узу өчен инвалид баланың ата-анасы юл­лама сорап социаль яклау бүлегенә елга ике тапкыр мөрәҗәгать итә иде. Индивидуаль программа эшләнгәч, моның кирәге калмый – хәзер алар бүлеккә өч елга бер тапкыр гына килергә тиеш була. Әгәр мондый про­граммага ия булган кеше республи­кадан читкә китәргә уйлый икән, яңа урында да аңа шул ук хезмәтләрне күрсәтәчәкләр.

– Сез халыкның язмыш тара­фыннан кимсетелгән, социаль яктан зәгыйфь катламы белән эшлисез. Яңа канун аларда берникадәр шик, курку тудырыр (аеруча сезнең учреждениеләр клиентлары арасында) – вәзгыять начарланмасмы?

– Дөрестән дә, районыбызда ха­лыкка социаль ярдәм күрсәтүче дүрт учреждение эшләп килә: картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Умырзая” тернәкләндерү үзәге, балалар һәм яшүсмерләр өчен “Тургай” социаль приюты һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәк. Нәкъ менә алар Социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестрына кертеләчәк тә инде.

Социаль хезмәт күрсәтүче барлык учреждениеләр дә үз эшләрен штат режимында башкарачак, яңа кануннар кертелүгә бәйле рәвештә, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар бер көн дә ярдәмсез калмаячак. Социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары, исем­леге 2014 нче елның 31 декабренә кадәр күрсәтелгән хезмәтләргә ка­раганда начарлана алмый. Әлбәттә, яңа канун гамәлгә кергән чорда ниндидер уңайсызлыклар булырга мөмкин, әмма без хезмәт күрсәтә торган катлам моннан зыян күрмәс дип ышанам.

Әлфинә ВОРОБЬЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International