Күптән түгел Минзәләдә ТРның муниципаль хезмәткәрләре арасында спартакиаданың зона этабы узды.
Исегезгә төшерәбез, бу ярышта минзәләлеләр икенче урынны алды һәм бу аларга финалга чыгарга мөмкинлек бирде. Кайбер төр ярышлар ике атнадан соң башлана. Командада 40 кеше, монда авыл җирлеге башлыклары, башкарма комитет вәкилләрен күрергә була, алар бүгенге көндә ярышларга әзерләнәләр. 20-22 ноябрьдә Түбән Камада баскетбол, теннис, җиңел атлетика ярышлары була. Якташларга уңышлар һәм, әлбәттә, җиңү телибез.