2006 елгы малайлар арасында хоккей буенча Минзәлә шәһәре ДЮШС «Юность»та ачык беренчелек

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

2014 елның 30 октябреннән  2 ноябрга кадәр  Юность” боз сараенда 2006 елгы малайлар арасында шайбалы хоккей буенча Минзәлә  шәһәре  ДЮШС «Юность»та ачык беренчелек узды. Яшь хоккеистлар «Оренбуржье» Оренбург шәһәре, «Ижсталь» Иҗау шәһәре, «Ягуар»  Кукмара шәһәре, ХК «Челны» Яр Чаллы шәһәре, "Кречеты» Минзәлә шәһәре командаларыннан катнаштылар. Беренче урынны Минзәлә шәһәреннән «Кречеты», 2 нче урын Кукмара шәһәреннән "Ягуар" командасы, 3 урын Ижау шәһәреннән  "Ижсталь" командасы яулап алды. Җиңүчеләр кубоклар, медальләр, грамоталар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International