Бүгенге көндә полиция экспертлары мошенниклык төрләреннән массовый төстә алданулар буенча 4сен аеруча “рентабельле” дип атыйлар. Аларның аерылып торган төп билгесе – алданган кеше мошенникларга акчаны үз теләге, үз кулы белән алып килеп бирә. Тагын шунысы гаҗәп: зыян күрүчеләрнең барысы да үзләре алданган мошенниклык алымы барлыгы турында хәбәрдар булалар.
Финанс пирамидалары
Шундый бер финанс пирамидасын оештыручылар клиентларын 400 млн сумга алдаганнар. “Үзара ярдәмләшү социаль группа”сы ахыры начар тәмамланган “МММ-2011” оешмасының элекке әгъзалары тарафыннан оештырыла. Әлеге оешманың “данын” белә торып, яңа пирамидага 17 регионнан 10 мең кеше керә. Алар арасында һаман да әкияткә ышанучы өлкән буын вәкилләре күп була.
Пирамидага акча кертүчеләрне сезгә матди ярдәм булачак, салган акчаларыгыз югары кертем китерүче финанс проектларына инвестицияләнәчәк дип ышандыралар. Чынлыкта исә бу проектлар бернинди дә икътисади мәгънәгә ия булмыйлар. Түләүләр пирамидага керүче яңа кешеләрнең акчалары хисабына башкарылган.
Кызганычка каршы, “инвес- тицияләр китерүче проектка” кергән беркатлы кешеләрнең акчалары әлеге фондны оештырган кешеләрнең счетларында җыелып барган. Акчаларның күп өлеше схемада актив катнашкан һәм аны оештырган кешеләр арасында бүлгәләнгән.
Банкларның пластик картасын ясату
Икътисадый хокук бозуларны ачыклау белән шөгыльләнүче Мәскәү полицияләре Мәскәүдә, Ярослав һәм Тамбов өлкәләрендәге банкоматларда кредит карталарындагы пин-кодны укый торган скимминг җиһазын урнаштыручы өч егетне кулга алалар. Якынча исәпләүләр буенча, әлеге “өчлек” 300 гражданны алдап, 15 млн сум акча “эшли”. Алданган кешеләр арасында өлкәннәр дә, банкоматлардан акча салдырганда саклык чараларын күрергә кирәклеген белмәүче гражданнар да бар. Ялган кредит карточкаларын ясау белән шөгыльләнүче цех та юкка чыгарыла. Бу цехта “осталар”магнит полоскасы булган пластмасса кисәгеннән кредит-дублекат карточкаларын ясап, соңыннан урланган пин-код белән банкоматлардан акча салдырганнар.
Ялган SMS-хәбәр җибәрү
SMS-мошенниклык кәрәзле телефон операторлары тарафыннан мобиль интернет, бер абонент счетыннан икенче абонентка акча җибәрә алу кебек өстәмә хезмәтләр кертелгәч барлыкка килә. Урлашу төрле юллар белән башкарыла. Иң күп сумманы аферистлар түләүле кыска номерлар кулланганда туплыйлар. Шул кыска номерга SMS җибәргәндә 150-300 сум акча күчерелергә мөмкин. Соңыннан исә уенга мошенникның актерлык осталыгы да килеп кушыла.
Ел саен меңләгән кеше телефон мошенникларының корбанына әйләнә. Узган ел Россия күләмендә теркәлгән шундый фактлар гына да – 560. Мондый алдашуларга яшьләр бик игътибар итми, ә менә яңарак кына кәрәзле телефон белән эш итә башлаган өлкәннәр бу кармакка еш эләгә. Мошенниклар да төрле схема белән эш итәләр. Мисал өчен:
*телефоннан алдау: полициягә эләккән танышың яки туганыңны иреккә чыгару өчен акча таләп итү, яки SMS аша ярдәм итеп билгеле бер номерга акча күчерү;
*лотерейда җиңү турында хәбәр итү: сезгә экспресс-түләү картасын булдырып, аның кодын хәбәр итәргә кушалар, яки үз счетыгызга зур сумма күчереп, кодын җыйдырталар һ.б.
Биологик актив кушылмалар (БАД) сату
Иң оятсыз афераларның берсе – пенсинерларга биологик актив кушылмалар сату. Үзләрен медицина яки социаль хезмәткәр итеп күрсәтеп, нәкъ менә шушы препаратлар гына аларны сәламәт һәм озын гомерле итәчәгенә ышандырып, бу кушылмаларны сатып алырга мәҗбүр итәләр.
Әле бу гына түгел, алдап сатып йөрүче берәүләрне кулга алып утырталар, ә башкалар шуңа бәйле рәвештә икенче алдау планын коралар. Зыян күргән кешене, сезгә алданганыгыз өчен бюджеттан компенсация каралган дип ышандыралар. Ләкин аны алыр өчен компенсациянең 10-15%ын алдан түләргә кирәк диләр. Имеш, закон буенча таләпләр шундый. Кагыйдә буларак, 150дән башлап 500 меңгә хәтле акча сорыйлар. Кайбер алданучылар 1 миллионнан 8 миллионгача акча күчерергә өлгергәннәр. Күптән түгел Россиянең бер регионында полиция хезмәткәрләре пенсионерларны алдап 100 млн сум акча туплаган чираттагы мошенниклар бандасын кулга ала.
Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлегенең оператив ярдәм һәм контроль штабы өлкән инспекторы Александр Акчурин түбәндәгеләрне киңәш итә:
– Безнең районда да мошенниклык очраклары булып тора. Банк карточкасына бәйле хокук бозуларның да берничә очрагы теркәлде. Шуңа күрә банк карточкалары белән бик сак булырга, аның номерларын, пин-кодларын яшереп тотарга, чит-ят телефон шалтыратуларына, SMS-хәбәрләргә дә игътибарлы булып, һәр фактны аек акыл белән кабул итеп, тиешле чара күрергә кирәк. Мошенникларның схемасы күптөрле.
(Материал әзерләгәндә интернет- чыганаклар файдаланылды.)
сүз уңаенда
Россия киберҗинаятьчеләре планета буенча иң алда торалар. Компьютер аркылы кылынган җинаятьләрнең дөнья күләмендәге финанс әйләнеше – 200 млрд сумнан артык, шуның 60 млрд сумы Россиягә туры килә. Күп очракта акчалар интернет банк системаларында һәм электрон түләүләр башкарганда урлана.
Дифиза НУРИЕВА