Татарстанда беренче тапкыр шундый исем астында Бөтенроссия уенчыклар иҗади конкурсы узды.
Безнең район балалары да бу чарадан читтә калмады. Балалар үз куллары белән тәртип сагында торучы курчак иҗат иткәннәр. Конкурста 1, 2, 4 нче, 9 нчы балалар бакчаларында һәм “Тургай” приютында тәрбияләнүчеләр актив катнашты. 10 балалар эше керде, икесе Казанга җибәрелде. Эшләр арасында табигый материалдан тегелгән йомшак уенчыклар, пластилиннан, пластик бутылкалардан, гипстан, пенопласттан эшләнгән әйберләр бар иде. Эшләнмәләр полиция хезмәткәренең тышкы кыяфәтен чагылдыра. “Полицейский Степа абый” конкурсы нәтиҗәләре буенча Аделина Абдуллаева һәм Тимур Габдуллин (2нче балалар бакчасы), “Тургай” приюты балалары, Балалар иҗат йортының “Оста куллар” коллективы лауреат булдылар, Алар ТР ның Эчке эшләр бүлегенең дипломнары белән бүләкләнде. Конкурста катнашучы калган коллективларга актив катнашканнары өчен Россия ЭЭМның бүлек начальнигы Илсур Хаҗиевтан Рәхмәт хатлары алды.