Башта ук әйтеп куям, бу очракта “дошман” сүзе артында коррупцияне, билгеле инде аның артында торучыларны күз алдында тотам.
Татарстанда коррупция белән көрәшү сүздә генә бармавын республиканың сәяси, икътисадый, социаль-мәдәни тормышы белән таныш булган һәркем ишетеп, укып тора. 2014-2020 елларга коррупция белән көрәшү буенча Дәүләт программасы кабул ителүе хакында да беләбез. Быел шушы программа нигезендә Татарстан Республикасының социаль-экономик мониторинг буенча комитеты көнкүреш коррупциясен өйрәнү буенча тикшерү үткәргән. Сораштыруда катнашучылар коррупция диюгә нәрсәне күздә тоталар соң? Взятка бирү – 68,7, эш урыныннан явызларча файдалану – 58,5, куркытып алу – 46,6, дәрәҗәле урыннарда утыручыларга бүләк китерү (бирү түгел) – 31,8, дәрәҗәле урыныңны һәм дәүләт акчасын шәхси мәнфәгатьләрдә куллану – 25,7 процент. Рәхмәт йөзеннән бүләк бирүне коррупция дип санамыйбыз. Чиновниклар бу өлкәдә фигурант булмасын өчен, хәтта бүләкнең нинди суммадан артмавы хакында регламент та бар. Шуңадыр да, республика, муниципаль берәмлекләрнең үсешенә нәрсә комачаулый, дигән сорауга чиновниклар арасында “коррупция” дип 11 процент респондентлар гына җавап биргән, ә иң мөһимнәренә:
- товарларга югары бәяләр – 42,5;
- юлларның һәм күперләрнең начар булуы – 39,3;
- эшкә урнашу – 39,1;
- түбән хезмәт хакы, аны түләү буенча соңга калу – 26,1;
- экономик хәл начараю – 25,7;
- авыл хуҗалыгындагы проб- лемалар – 23,1;
- торак-коммуналь хуҗалы- гындагы проблемалар – 16.
Безнең районда да хезмәт хакын вакытында бирмәү очраклары элеккеге “Вамин”, хәзер “Сөт иле” агрофирмаларында булып тора. Сүз дә юк, “Вамин” бурычлары бүгенге җитәкчеләргә һаман да иркен яшәргә ирек бирми. Эш кешесенең монда ни гаебе бар соң?! Шул шартларда үз бурычларын үтәгән өчен аларга хөрмәттән башка сүз юк.
Газета битләрендә элек тә бәяләр хакында мәгълүмат биреп бара идек. Алга таба “кулланучы почмагы” дигән рубрика астында бу темага тирәнтен һәм төрле яклап карый башлаячакбыз. Аеруча үзебезнең җитештерүчеләр – ит, сөт, яшелчә сатучыларның товарларын Минзәләдәге сәүдә челтәрләреннән эзләячәкбез.
Гомумән, коррупция хакында Татарстанда яшәүчеләрнең фикерен өйрәнүгә багышланган сораштыру нәтиҗәләренә кабат әйләнеп кайтачакбыз әле.
Хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең дә бу темага уйлануларыгызны, конкрет фактларыгызны көтәбез. Иң мөһиме, без дошманны ачыкларга өйрәнеп барабыз. Димәк, көрәшү дә җиңеләя барачак.
акцент
Сораштыруда катнашучы минзәләлеләр коррупцияне районда проблема буларак билгеләп үтмәгәннәр. Әгерҗе районында яшәүчеләрнең – 62,2, Югары Осланда – 46,7, Биектауда – 35,6 проценты коррупцияне проблема дип атый. Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Кукмара, Казан, Чаллыда яшәүчеләр дә коррупциядән интегәләр икән.
Илдус ШАҺИЕВ