ХХI гасырда китапларны компьютер, телевизор, интернет алыштырды. Ләкин китап укучылар барыбер туктамады. Бүгенге көндә үзәк китапханәдәдә 12500 абонент исәпләнә. Минзәләлеләр нинди әдәбиятны укырга яраталар, гомумән, китап укыйлармы соң?
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА
Әлфия Нәбиева:
– Үземнең эшчәнлегем буенча. Мин бөтен яңа әдәбият белән хәбәрдар булырга тиеш, шуңа күрә бик күп укыйм. Соңгы укыган әсәрем – Мәдинә Маликованың “Юкә чәчәге”. Мин минзәләлеләр китап укымый, дип әйтмәс идем, һәрбер кеше күңеленә хуш килгән китабын таба. Студентлар һәм укучылар, әлбәттә, программа буенча китаплар алалар. Каравылчылар мәхәббәт романнары укый, дип әйтә алам. Шуңа күрә һәркем үзенчә хәл итә. Халык компьютердан, телевизордан арый, ә китап булган һәм булачак. Аллага шөкер, китапханә фонды бик яхшы тулыландырыла.
Татьяна Гурьянова:
– Күбрәк газета һәм журналларга өстенлек бирәм, матур әдәбият укымыйм. Хәзер әлегә укырга вакыт юк. Яшь чагында Александр Сергеевич Пушкин әкиятләрен укырга ярата идем.
Александр Лакомкин:
– Күптән түгел Вячеслав Шишковның “Угрюм-река” романын укыдым. Егерме ел элек бу китапны кибеттән сатып алган идем һәм менә хәзер кабаттан укырга булдым. Еш укыйм, дип әйтә алмыйм, башлыча кыш көннәрендә.
Любовь Московкина:
– Китап укуга уңай карашта мин, укырга яратам, ләкин хәзер күзләр начар күрә. Дини китапларга өстенлек бирәм. Матур әдәбият безнең яшьтә инде кирәк түгел, без инде Аллага тартылабыз.
Нина Барова:
– Мин медицина хезмәткәре буларак, медицинага кагылышлы китаплар укыйм. Матур әдәбиятны сирәк укыйм, күбрәк телевизор карыйм. Газеталар укырга яратам, сәясәт белән кызыксынам, бүген Украинада бара торган хәлләргә дә битараф түгел. Элек күп укыдым, өемдә зур китапханәм бар, мәхәббәт романнары яздырып алам.
Илдус Кичубаев:
– Миңа хәзер 65 яшь. Күзләрем әйбәт күргәндә, бик күп укыдым, ә хәзер укымыйм диярлек. Буш вакытымда бакчада эшлим, балыкка йөрим һәм япон кроссворды – судоку чишәм. Соңгы укыган әсәрем рус язучысы Федор Решетников китабы кебек истә калган. Минем хатыным укытучы булып эшли, аның гомумән китапка вакыты калмый. Бөтен вакытын компьютер артында үткәрә.
сан
Үзәк китапханәнең 12500 укучысы арасында 4200е – яшьләр, шул исәптән студентлар, 5506ы – балалар.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА