Районда халыкны диспансеризацияләү дәвам итә, кемнең яшь саны калдыксыз өчкә бүленә, алар бушлай медицина тикшерүе уза алалар.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА
Район үзәк хастаханәсенә 4200 кеше мөрәҗәгать иткән инде, әле тагын ике ай эчендә 700 кешене карыйсы бар. Яшьләр флюорография, ЭКГ үтәләр, билгеләнгән анализлар тапшыралар. 40 яшьтән өлкәнрәкләр өстәмә анализлар бирә. Хатын-кызлар маммография, ирләр мәни бизенә тест үтәләр. Бу комплекслы чара хроник авыруларны иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә, ул иртә диагностиканың төп өстенлеге.
– Безгә авыруны иртәрәк ачыклау мөһим. Диспансеризация программасында күп кенә анализлар Казан клиникасында тикшереләләр. Диспанзеризация быел 30 кешедә – югары кан басымы авыруы, 20 кешедә – шикәр диабеты, 5 кешедә – сөт бизләре рагы, 2 кешедә – простата рагы, ишемия авыруы – 30 кешедә, 2 кешедә кан авыруы, 50 кешедә симерү авыруы ачыкланган. Шулай ук гастрит, инсульттан соң эзлеклелек, тимер дефициты анемиясе, бөерләр кистасы. Моннан башка без симерү куркынычы, тарту, югары каны басымы авыруларын да ачыклыйбыз.