Күппрофильле “Веста” яшь- ләр үзәге “Күңел җылыңны бүләк ит” концерт программасы белән картлар һәм инвалидлар йортында булып кайтты, ә соңыннан исә Ветераннар хорына йөрүче әби- бабайларны “Нефтьчеләр” акт залына чәйгә дәште. Анда өлкәннәр өчен лирик җырлар башкарылды, “Чәчәкнең туган көне”, “Кикимора һәм домовой” кебек әсәрләр сәхнәләштерелде. Мул итеп әзерләнгән бәйрәм өстәле артында ветераннарга истәлекле бүләкләр, котлау открыткалары тапшырылды, өлкәннәр үзара аралашып, яшьлек җырларын җырлап, тәмле ризык рецептлары белән уртаклашып, күп вакытка җитәрлек көч һәм энергия туп- лап, өйләренә таралыштылар.