2015 нче елның 1 гыйнварыннан 442 нче санлы “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында”гы Федераль закон гамәлгә керәчәк. Шуңа бәйле рәвештә социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлаячак. Яңа кануннан нәрсә көтәргә? Бу сорауга җавап эзләп хәбәрчебез ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна МЯСНИКОВА белән очрашып сөйләште.
– Татьяна Александровна, иске канун кайсы ягы белән ошамый?
– Моңа кадәр үз эшебездә таянган 195 нче санлы “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында”гы Федераль закон 1995 нче елда ук кабул ителгән иде. Ул чагында социаль хезмәтләр күрсәтү өчен федераль үзәк тә, төбәкләр дә җавап бирде. 2005 нче елның 1 гыйнварыннан социаль хезмәтләр күрсәтү буенча вәкаләтләр субъектларга тапшырылды, һәм һәркем үз мөмкинлекләреннән чыгып эш итә башлады. Яңа канун алдагы кануннардан файдалану тәҗрибәләреннән (шул исәптән тискәре) чыгып эшләнгән, халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүнең уңайлылыгын күтәрә, хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның җаваплылыгын конкретлаштыра. Бу документның максаты – Россиянең барлык территориясендә халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм нормаларын кертү.
Яңа канун социаль эшмәкәрлек өчен дә зур мөмкинлекләр ача. 1995 нче елдан гамәлдә булган канун нигезендә социаль хезмәт күрсәтү буенча дәүләт хезмәтләрен бары тик дәүләт һәм муниципаль органнар гына күрсәтә ала иде. Ә 2015 нче елдан исә дәүләт социаль стандартлар билгеләү һәм бу хезмәтләр күрсәтүне финанслау мөмкинлеге калдыра. Социаль хезмәтләр күрсәтүгә заказлар конкурс нигезендә бүленәчәк, аларны коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар, шәхси эшмәкәрләр күрсәтә алачак. Бу социаль өлкәдә дәүләт- шәхси партнерлык үсешенә яхшы импульс бирер дип көтелә.
– Шәхси эшмәкәрләр чынлап та социаль хезмәтләр күрсәтә алачакмы? Бу көтелмәгән нәтиҗәләргә китермәсме? Сер түгел, шәхси эшмәкәр беренче чиратта матди якны кайгырта.
– Асылда социаль хезмәт- ләрне шәхси эшмәкәрләр башкара ала. Әмма беренче карашка тоелганча, бу бик гади эш түгел. Социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестры булдырылачак, ә аңа эләгү өчен юридик затка яисә шәхси эшмәкәргә билгеле бер таләпләрне үтәү зарури. Аерым алганда, бу санитар-эпидемиологик нормативларга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә, инвалидлар һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче катламы өчен уңайлы мохит шартларына кагылышлы кануннар. Болардан тыш социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә дәүләт контроле барлыгын да онытмаска кирәк.
– Газета укучылар (ә алар арасында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар аз түгел) канунның барлык нечкәлекләрен аңлап бетермәскә мөмкин- нәр. Шуның өчен дә мөһим саналган урыннарга тукталып китсәгез иде.
– Минемчә, иң мөһиме – социаль хезмәт күрсәтүнең максатлары. Канунда алар болай билгеләнә: “Кеше эшчәнлеге шартларын яхшырту һәм (яисә) төп тормыш хаҗәтләрен мөстәкыйль рәвештә башкару өчен аның мөмкинлекләрен киңәйтү”.
“Авыр тормыш хәлендә калган гражданин” билгеләмәсе “социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гражданин” дип үзгәртелгән. Социаль хезмәт күрсәтүнең яңа прицибы – кешене гадәти булган шартларда яшәтү. Канунда түбәндәге социаль хезмәтләр күрсәтелгән: социаль- көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль- педагогик, социаль-хокукый, тормыш эшчәнлеге чикләнгән затларның коммуникатив мөкинлекләрен күтәрү максатыннан хезмәт күрсәтү. Социаль эш хезмәтләре дә билгеле – эшкә урнашырга ярдәм итү һәм хезмәт адаптациясе белән бәйле башка проблемаларны хәл итәргә ярдәм итү.
– Яңа канунда “авыр тормыш хәле” төшенчәсе юк. Бу авыр тормыш хәлендә калган кешеләр социаль яклауга өмет итә алмыйлар дигән сүз түгелме?
– Бу очракта шуны искәртү кирәк, әлеге терминны төрлечә аңлап була. Яңа канунда (15 нче маддә) моның урынына гражданнарның нинди очракта социаль хезмәтләр алуга хокуклы булуын билгеләүче шарт лар аермачык күрсәтелгән. 2015 нче елның 1 гыйнварыннан авыру, травма, яше җитү яисә инвалидлык нәтиҗәсендә үз- үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә югалткан кешеләр; бер яки берничә инвалид баласы булган гаиләләр, шул исәптән даими тәрбия таләп иткән балалар ярдәм алачак. Исемлектә, әлбәттә, социаль адаптация узуда авырлык кичерүче балалы гаиләләр; эш булмау нәтиҗәсендә яшәр өчен акчалары булмаганнар да бар. Гаиләләрдә хатын-кызга, балаларга карата көч куллану очраклары, наркоманнар, алкоголиклар, комарлы уеннар белән мавыгучылар булган очракларда да социаль хезмәткәрләр ярдәмгә киләчәк.
– Газета укучыларыбызны шунысы да кызыксындырмый калмас, социаль хезмәтләрне кемнәр дә булса бушлай алачакмы, әллә бар хезмәтләр дә түләүлеме?
– Иң беренче чиратта балигъ булмаган балаларга, икенчедән, гадәттән тыш хәлләр яисә кораллы милләтара конфликтлар нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләргә, өченчедән, бер кешелек керем яшәү минимумының 1,5 күләменнән ким булган гражданнарга (социаль хезмәт күрсәтүче кайбер учреждениеләрдә ала торган стационар хезмәтләр керми) бөтенләй бушлай хезмәт күрсәтәчәкләр. Кем өчендер исемлек кыска булып тоелыр, әмма бушлай социаль хезмәтләр алучылар санының артуы ихтимал. Бүгенге көндә районда яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр ким күләмдә пенсия алучылар саны – 3376 (эш яшендәге инвалидларны да кертеп).
– Кемгә дә булса тиз арада социаль хезмәткәр ярдәме кирәк, әмма хезмәтләр күрсәтү өчен нинди дә булса программалар төзергә вакыт юк икән, ул чагында нишләргә?
– Ашыгыч социаль хезмәтләр мөстәкыйль төр сыйфатында билгеләнгән. Алар индивидуаль программа төземичә һәм килешү рәсмиләштермичә күрсәтелә. Мисал өчен, бу очракта сүз бушлай туклану, киемнәр һәм бик мөһим предметлар белән тәэмин итү, юридик һәм ашыгыч психологик ярдәм турында барырга мөмкин.
Халыкка социаль ярдәм күрсәтү хезмәтенә хөкүмәтебез карарларын үтәү буенча һәрчак зур җаваплылык йөкләнде – ташламаларны акчага әйләндерүме, субсидия билгеләүме, балалар бакчаларына ата-ана түләве өчен өстәмә компенсация түләүме, инвалидларны тернәкләнү өчен техник чаралар, санатор путевкалар белән тәэмин итү буенча РФ вәкаләтләрен өлешчә тапшырумы – һәрчак яңалыклар кертелеп тора.
Районның социаль яклау хезмәте, бөтен республика буенча булган кебек, киләсе елның гыйнварыннан халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча яңа кануннарны гамәлгә кертү буенча актив эшләячәк, үз бурычын үтәячәк.