Чираттагы сезон башланыр алдыннан без традиция буенча Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймарданов, театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов, режиссер һәм композитор Альберт Сәхәбетдинов белән очрашып әңгәмә кордык.
– Роберт Шәйхэлович, елдагыча, яңа сезон турында сүз башлаганчы, узган ел йомгаклары турында бәян итсәгез иде.
– Коллективның ике халыкара фестивальдә катнашуын мин зур уңышлардан саныйм. Аның берсе – февраль аенда Чиләбе каласында, сентябрь аенда Казанда үтте. “Человек театра” дип аталганы (бу турыда газетабызда язган идек. Авт.) әле икенче тапкыр гына уздырылса да, без анда уңышлы чыгыш ясап, тәнкыйтьчеләрдән саллы фикерләр ишеттек. “Ташкын” спектаклен бик яратып кабул иттеләр. Ике елга бер уздырыла торган Кәрим Тинчурин исемендәге фестивальдә без Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап куелган “Тилмереп дога көткәннәр” спектаклен күрсәттек, артистларны тамашачы аягүрә басып алкышлады.
– Быел сезонны ни рәвешле башларга уйлыйсыз?
– Дөрестән дә, ел саен бер үк әйбер кабатланырга тиеш түгел. Сезон 24 октябрьдә балалар өчен курчак театры белән башланачак. Минзәлә театры тарихында беренче тапкыр курчак театры жанрына мөрәҗәгать итәбез. “Чуртан кушуы буенча” спектакленең режиссеры һәм композиторы Альберт Сәхәбетдинов. Ни өчен балаларга мөрәҗәгать иттек соң? Иң беренче чиратта без шул рәвешле киләчәккә үзебезгә тамашачы әзерләячәкбез. Бу җәһәттән, курчак сәнгатенең зур остасы, СССРның халык артисты С.Образцовның бик әйбәт сүзләре бар: “Курчак сәнгате ул аеруча көчле һәм тәэсирле театр коралы”. Бу чыннан да шулай. Балаларда сәнгать дөньясын аңлау нәкъ менә курчаклардан башлана. Кечкенә чагында караган спектакльләр бала күңелендә гомергә саклана. Курчаклар ул әкият, могҗиза дигән сүз. Әкият исә үз чиратында тәрбия чарасы да, элек- электән әкиятләр аша явызлыкка нәфрәт, изгелеккә мәхәббәт тәрбияләнгән бит. Мине бер нәрсә борчый: соңгы вакытта әкиятләргә игътибар һәм ихтирам кимеде шикелле. Минемчә, әкиятләрдән баш тарту дөрес булмас иде.
– Альберт әфәнде, курчак сәнгатенең вазыйфасын, бурычларын һәм әһәмиятен ничек аңларга?
Бүгенге көндә театр- га яшь артистлар килде. Алар өчен бу икеләтә премьера була – беренчедән, алар кулларына курчак тотып карыйлар (бу үзенә бер төрле мәктәп булыр дип ышанам), башта үзләре уйнап карыйлар, аннары курчакларга “җан кертәләр”. Бүген театр яши, яңа формалар уйлап таба, өлкән тамашачы да килеп күрсен тамашаны көтеп калабыз.
Курчакларга килгәндә, без аларны махсус профессионаллардан ясаттык. Үзем күп еллар курчак театрында эшләгән кеше буларак, мондый мөмкинлек бар. Бәлки алга таба бу сәнгатькә без үзебез дә өйрәнербез.
– Сез әле әкияткә игътибар кимүен дә әйттегез. Бу тамашачыларның да кимүенә китермиме? Тагын бер каршылык бар шикелле. Безнең чор – техника заманы. Балаларны хәзер бик күп әйберләр кызыксындыра. Алар радиодан, телевидение буенча әллә никадәр тапшырулар белән танышалар. Мәсәлән, м у л ьт ф и л ь м н а р н ы гына алыйк. Алар курчак театрына аяк чалмыйлармы?
– Юк, әлбәттә. Кире- сенчә, бер-берсен тулыландыралар гына. Мульт- фильмнар балаларда курчак театрын аңларга, ныграк төшенергә ярдәм итәләр, курчакларга игътибарлырак булырга өйрәтәләр. Курчак сәнгате бүгенге көндә, гомумән, күтәрелеш чорын кичерә. Курчак театрларын балалар гына түгел, өлкәннәр дә яратып карыйлар.
– Дамир Мөдәрисо- вич, тамашачыны тагын нинди спектакль- ләр, яңалыклар көтә?
– Театрның зур бәхете – театрга артистларның килүе. Быел безгә 7 яшь артист килде. Һәрбер спектакль аша безнең әйтер сүзебез бар иде, тамашачыга, бер-беребезгә сорау бирәбез, кешенең җәмгыятьтә тоткан ролен, үзара мөнәсәбәтләрне ачыклыйбыз. Бу юлы без комедия әсәре аша шул ук сорауларга җавап эзләрбез – Кирәй Мәргәннең “Шомбай” дигән әсәрен с ә х н ә л ә ш т е р ә ч ә к б е з . Бу зур күләмле, матур бизәлешле, музыкалы спектакль булачак, анда тәҗрибәле артистлар да, яшьләр дә катнашачак. Моңа кадәр мондый күләмле әсәргә тотынганыбыз юк иде әле. Һәр театр өчен бу үзенә күрә мәртәбәле, җаваплы, берләштерә торган әсәр. Премьерасы ноябрьдә булачак. Бүгенге авыр тормышта без тамашачыга өмет, яктылык бирергә тиеш. Репертуарыбызда драма әсәрләре күп, халык комедия көтә.
– Роберт Шәйхэло- вич, театрның матди хәле, артистларны торак белән тәэмин итү турында да әйтеп үтсәгез иде.
– Кызганычка каршы, хәйриячеләребез юк, без Татарстан бюджетында торабыз. Бюджеттан тыш статьяларыбыз да бар. Барлык хуҗалык белән бәйле чыгымнарны шулар аша башкарабыз, без аны үзебез эшләгән акчалар белән тулыландырып торабыз. Төрле алымнар кулланып карыйбыз. Ә фатир ул – кадрлар дигән сүз, бу мәсьәлә һәрчак проблема булды.
Башка театрлардан аермалы буларак, яшь артист килү белән, без аңа роль бирәбез (тиз арада күнегеп китсен өчен шулай эшләнә). Ә менә чит илгә чыгу мәсьәләсе бераз авыррак әле. Сәбәпләре төрле: я жанр туры килми, я Россия төбәгеннән театрлар чакырылмый, я заявканы биреп өлгермибез. Бу сезонда өч-дүрт спектакль чыгарырга уйлыйбыз. Әмма аларны алдан билгеләү мөмкин түгел...
Дамир Самерханов:
– Моннан берничә ел элек без балаларның компьютер артына утыруларына сөенеп туя алмадык, бала өйдә, аңа куркыныч янамый, дип фикер йөрттек. Ә хәзер исә киресенчә, без аларны заманча гаджетлардан аера алмыйбыз. Тәрбиячеләр, укытучылар соңгы елларда чаң суга – ничек итеп аларны чынбарлыкка кайтарырга? Физик, эмоциональ рухи тәрбиягә хилафлык китерә торган бу техникалардан ничек аерырга? Баланы спектакльләр аша өйдән чыгару, яхшыны начардан аерырга өйрәтү – бүгенге көндә максатыбыз шул. Бу бер бездә генә түгел, Мәскәүнең зур театр әһелләре дә бу турыда борчыла. Бу яктан театрның роле бик зур булырга тиеш.
Альберт Сәхәбетди- нов:
– Тиздән “кышкы компания” башланачак, кышкы әкият куелачак. Без рус телендә “Морозко” спектаклен куярга әзерләнәбез. Без уку йортлары белән бергә эшләргә тырышабыз, әмма һәркайсыбыз үзебезчә эш итә. Рабит Батулла әйтүенчә, балалар өчен оештырылган спектакльләр алар бик саваплы, кирәкле эшләр төркеменә керә.
Роберт Шәймарданов:
– Инде дистә ел чамасы Яңа ел чорында без балалар өчен бик күп спектакльләр куябыз. Моңа инде шәһәр оешмалары күнегеп бетте. Быел да шулай булачак, яңа спектакль өчен кайбер костюмнар Екатеринбургтан кайтарылачак. Театр гөрләп торыр. Тамашачы моңа алдан ук әзер булып торсын. Без “Быел – былтыргыдан яхшы, киләсе елга быелгыдан яхшырак эшләргә” дигән шигарь астында иҗат итәбез. Бер урында таптану безгә ят нәрсә.
Моңа кадәр без хакимият ярдәме белән ике-өч елга бер фатирлар, тулай торактан урыннар алып килдек. Быел килгән яшьләребезнең өчесе – Минзәлә җирлегеннән. Бу кулай күренеш, әлбәттә. Шулар арасыннан Мияш авылыннан Илдус Кәримов бик өметле күренә. Без аны “Идел-йорт” фестивалендә күреп алдык, үзебезгә чакырдык. Хәзер аның читтән торып укуы турында сүз алып барабыз.