Терлекчелеккә багышланган семинарның чираттагысы “Сөт иле- Чулман” филиалының Балтай сөтчелек комплексында үтте.
Дилфас ГАЛИЕВ
Бозауларны өч айга чаклы тәрбияләү төркемнәрендә фермаларда дежур торуны оештыруны авыл җирлекләре башлыкларына йөклибез. Алар үз чиратларында бюджет хезмәткәрләре белән берлектә эшләргә тиешләр.
Балтай комплексына Ирек Рахматуллин начальник булып килгәч шактый эшләр эшләнгән, ул бирегә Сарман районыннан килгән.
Яңа туган бозаулар өчен бер торакны үзгәртеп корганнар. Торакта коры һава, идеал чисталык, бозауларның һәрберсе аерым читлекләрдә тотыла. Әлеге торак агартылган, дезинфекцияләнгән, узган елга караганда җир белән күк арасы.
Аларга биредә солы, борчак, кукуруз, жмых, акбур катнашмасыннан торган бөртек бирәләр. Олырак бозауларга ялар өчен тозны бауга бәйләп куйганнар, болай эшләгәндә тозның бер валчыгы да әрәм булмый, тоз салыр өчен савыт та кулланылмый. Бозауларга азык сала торган савытны үзләренчә эшләгәннәр һәм аны тиз генә чистартып та була, кирәк булмаганда өскә күтәреп куярга була.
Стенада бозауларны үлчәү акты эленеп куелган. Монда август азагыннан башлап һәр туган бозауның авырлыгы, айлык үсеше язылып барыла. Кайсыбер бозауларның көнлек үсеше 1000 грамнан да артып киткән. Бозауларны һәм фермада булган бөтен терлекләрне үлчәү өчен бу хуҗалык Ижау шәһәреннән 67 мең сумга таблолы махсус үлчәгеч сатып алганнар.
Семинарда катнашучылар ташланган (сухостой) сыерлар өчен торакны карадылар, биредә алар өчен 100 дән артык урын- түшәк булдырылган, уртага салам кертеп кенә эшне боза язганнар. Сарай сыерлар кереп яту өчен, ә утарда азык өстәле булырга тиеш. Шулай ук бу фермада малларга җылы су эчәргә махсус улакка ике клапан беркетелгән, суны җылыту өчен ТЭНнар куелган. Шулай да монда ясалган улаклар кечкенәрәк, берничә сыер су эчәргә килсә этеш- төртеш башланачак.
– “Куйбышев хуҗалыгының Балтай сөтчелек комплексында барлыгы 1061 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 580 башы савым сыерлары. Быел сыерлардан 474 баш бозау алынды. Узган ел шушы вакытта 346 баш бозау алынган иде. Өч айга чаклы бозауларыныкы 740 грамм булды. Бүгенге көндә һәр сыердан уртача 9,8 килограмм сөт савып алына, узган елда бу күрсәткеч 6,1 килограмм иде. Элекке елларда төп көтүгә 180 баш тана кертелсә, быел бу сан 230 дан артып китә,” – ди бүлекчә җитәкчесе Рамил Гәрәев.
акцент
Район башлыгы Айдар Салахов семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп болай диде: «Бүгенге көндә һәр ферманың бозаулату бүлекләрендә, өч айга кадәрле бозаулар төркемнәрендә дежурлык торуны оештырып җибәрәбез».