Сөт арттыруның бердәнбер юлы – технологияләрне төгәл үтәү

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

Без узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 9 тонна сөтне физик авырлыкта артык савып алабыз. Ләкин бу бер сыерга исәпләгәндә, безнең районда сөт җитештерү бик түбән әле.

Узган семинарларда без һәр хуҗалыкка киләчәктә сөт җитештерүне арттыру бурычын куйдык һәм аның конкрет юллары да күрсәтелде.

Сөт җитештерүне арттыруның беренче юлы

Сыерларның баш санын арттыру. Билгеле моның өчен сыерлар асрау өчен тораклар кирәк. Бу мәсьәләне үтәү ике юл белән башкарыла:

– буаз сыерларны аерым торакларда куеп савым торакларында буш урын булдыру

савым торакларында буш урын булдыру. Бу юнәлештә район хуҗалыкларында эшләр эшләнде.

– яңа корпуслар салу, бу юнәлеш буенча да эшләр бара. Былтыр Югары Тәкермән фермасында 100 башка исәпләнгән сыерлар торагын эшкә җибәрдек. Быел 3 торак төзелеп бетү алдында Наратлы Кичү, Югары Тәкермән, Тауасты Байларда савым тораклары төзелә.

Сөт җитештерүне арттыруның икенче юлы

Буаз сыерларны аеру турында югарыда әйтелде. Икенче адым – ул булган сыерлар белән эшләү, бигрәктә раздой сыерлар төркеме булдыру, аларны аерым корпусларга урнаштырып, тиешенчә ашатып өч тапкыр саву. Районда берничә хуҗалыкта раздой группасындагы сыерлар белән эш башлап карадык. Бу процесс бер көннән алып 70 көнгә чаклы дәвам итә.Ләкин белгечләр һәм сыер савучылардан тиешенчә хуплау тапмадык. Эш арта, шуңадыр инде. Раздой сыерлар төркеме ясау нинди нәтиҗәләр бирә соң? Сыерларны киметү белән эш җиңеләя, чөнки бу эш бары тик шушы группаларда гына эш башкарыла. Ясалма орлыкландыру технологына торак саен кереп йөрисе юк, чөнки 40-60 көндә күпчелек сыерлар каплатылып бетәләр.

а) бөтен сыерлар бергә торганда, без ничек кенә тырышсак та, аларны тиешенчә ашата алмыйбыз, раздой сыерларын ашатуның үзенчәлекләре бик күп.

б) раздой группасы аша үткән сыерлар савым срогының икенче өлешендә дә, 70 көннән алып 130 көнгә кадәр күп сөт бирергә сәләтле.

в) көнгә өч тапкыр сауганда сыерның җилененә массаж ясау да арта, бу исә җиленнең күләмен, ягъни зурлыгын да үстерүгә китерә.

Сөт җитештерүне арттыруның өченче юлы

Үзебезнең җирлектә яхшы таналар булдыру. Без беләбез, малларның баш санын арттыруның да үз чикләре бар, шуның өчен без параллель рәвештә барлык юллар белән һәм берьюлы эшләргә тиешбез. Яшь маллардан никадәр күбрәк артым алуга ирешәбез, шул кадәр таналарыбыз тизрәк үсәчәк һәм аларны каплату вакыты да 16-18 ай тәшкил итә, нормаль авырлык җыя алачак. Нормаль каплату вакыты яшьтә алты ай, авырлыгы 400 килограмм булырга тиеш, шул вакытта гына без яхшы сөтле сыерлар көтүе булдыра алабыз.

Моның өчен нинди эшләр башкарыла?

1) ясалма орлыкландыру һәм үгез белән каплатканда алты кагыйдәне төгәл үтәү;

2) буаз сыерларны аерым асрау;

3) дөрес итеп бозаулату бүлегендә эш оештыру;

4) 30 көнгә кадәр яңа туган бозауларны дөрес итеп карау һәм алардан айга 21-24 кило үсеш алу. Туганның икенче көнендә үк аларга җылы су бирә башлау, шулай ук икенче көнне яңа туган бозауларга тарттырылмаган тере килеш болгатып бөртек катнашмасы бирү (солы, арпа, бочак, кукуруз, акбур, жмых);

5) Бозаулар тугач икенче көнне үк ачытып сөт бирү. Бу кырмыска кислотасы белән ачыткач иртән бирәсе сөт кичтән, кич бирәсе сөт иртән ясалырга тиеш. Бездә бу тәҗрибә рәвешендә Гөлек һәм Тулбай фермаларында бара;

6) 3 айлык бозауның авырлыгы 95-105 килограмм булса, киләчәктә яхшы ашату һәм тәрбияләүне оештырган исәптә, алдагы айларда безгә кирәкле көнлек 700 грамм үсешне алып булачак;

7) һәр төр малның үзенең аерым ятагы булырга тиеш. Без бу эш белән шөгыльләнәбез, Калинин хуҗалыгында- 660, Балтай һәм Александровкада – 370, Калморзада – 120, Байларда – 60, Николаевкада 25 ятак булдырылды. Николаевка хуҗалыгының Рус Каран фермасында ташланган биш торакта ноябрь аенда эш башлаячакбыз һәм анда 600 дән артык урын-түшәк булдырылачак;

8) азык өстәле төз лапас астында булырга тиеш.

Югарыда әйтелгән фикерләр, алар үтәлерлек, бу эшләрне эшләп була, безнең кулдан килмәстәй эш түгел. Бу эшләрнең күбесе белән шөгыльләнәбез: сыер тораклары, бозаулату бүлекләре, азык өстәлләре төзелә. Технологияләрдә әкренләп бөтен хуҗалыкта да булмаса да кереп бара. Соңгы ике елда эшләгән эшләрнең нәтиҗәсе әкренләп күренә башлады. Без быел июнь аенда иң югары ноктга көнгә 70 тонна сөт җитештерүгә ирештек. Бу үткән 25 елда беренче тапкыр булды. Без алдагы елда – 85, 2016 елда 100 тоннага менеп җитәргә дип бурыч куйдык

акцент

Бу язма белгечләр һәм җитәкчеләр өчен кулланма булып торырга һәм шуны эшләрендә кулланырга тиешләр. Шул чагында гына без алга куйган максатларга ирешәчәкбез.

Юрий ИСЛАМОВ,

район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International