Ферма уңганы

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

 Валентина Хәертдинова Мордовия республикасының Атюров районы Клопинка авылында крестьян гаиләсендә туып үсә, шунда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Краснослободск авыл хуҗалыгы техникумында зоотехник белгечлеге алып чыга.

Аннары Чаллы шәһәрендәге КамАЗ заводында, по­чта да хезмәт куйганнан соң торырга урын булмаган­лыктан районыбызның Тауасты Байлар авылына кай­тып фермада эшли. 2009 елда фермада савым сыер­лары беткәч Балтай сөтчелек комплексына сыерлар саварга килә. Менә шул вакыттан бирле ул бу ферма­да алдынгылыкны бирми.

Валентина Николаевна һәр көн таң белән фермага ашыгып, барлык технологик таләпләрне төгәл үтәп, сыерлардан мул савым алуга ирешә. Уңган савымчы быел тугыз айда үз төркемендәге 2977 центнердан артык сөт савып алып район савым чылары арасын­да алдынгылыкны бирми. Яхшы эшләгәне өчен аңа сентябрь аенда бер баш үгез бозауны да премия итеп биргән “Сөт иле-Чулман” филиалы. Ул хезмәт ха­кын да мул итеп ала, июнь аенда кулга гына 40 мең сумнан артык акча алган. Акчаны бераз тоткарлык белән бирсәләр дә, хезмәт хакын тулысынча карта­га күчерәләр, ди Валентина ханым. Фермада элек­ке елларда акча бирмәгәч, савымчылар да китеп беткән, аларның күпчелеге “Экватор” ягулык салу станциясендә хезмәт куялар. Ә Валентина фермада югары хезмәт хакы булгач киткән савымчылар да кире фермага эшкә кайтырлар, дигән уй белән үз җаена ты­рышып эшләп йөри.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International