Район данын якладылар

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

Узган атна ахырында Кукмара районы Янил авылында “Хезмәт кешесенә дан” яшь комбайнчылар конкурсы узды. Әлеге конкурсны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татарстан” дәүләт телерадио компаниясе белән берлектә Казан дәүләт аграр университеты оештырган. Бу конкурста район данын “Лексион-540” комбайнында иң күп ашлык суктырган яшь комбайнчылар абыйлы-энеле Наил һәм Камил Хәлиуллиннар яклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International