Рәхмәт хаты һәм Диплом белән кайттылар

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

Күптән түгел Казанда республика мәгариф учреждениеләренең авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ул Агросәнәгать паркында үтте. Анда безнең район мәктәпләреннән җыелган продукция белән район мәгариф бүлеге һәм авыл хуҗалыгы техникумы катнашты. Алар авыл хуҗалыгы товарлары, кул эшләнмәләре, картина белән сәүдә иттеләр. Бу ярминкәдә авыл хуҗалыгы техникумының товарлары да бик күп булган. Аларның продукцияләрен Казан халкы бик яратып алган. Әлеге ярминкәдә авыл хуҗалыгы техникумы ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТРның вице-премьеры – ТРның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кул куйган Рәхмәт хаты, ә район мәгариф бүлеге киң ассортименты белән килгәне өчен Диплом белән бүләкләнеп кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International